Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Тынычлык бистәсендә балалар башсыз ир-ат мәетен тапкан

Хайваннар ашаган башсыз һәм кулсыз ир-ат гәүдәсе 7нче Дәүләки урамы буендагы чокырда табылган.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Казанда Тынычлык бистәсендә балалар башсыз ир-ат мәетен тапкан, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

Хайваннар ашаган башсыз һәм кулсыз ир-ат гәүдәсе 7 нче Дәүләки урамы буендагы чокырда табылган. Балалар анда футбол уйнау өчен мәйданны кардан чистрата торган булган. Ир-атны киеменнән һәм мобиль телефоны ярдәмендә таныганнар. Ул 55 яшьлек, 3 гыйнварда югалган шушы бистә кешесе булып чыккан. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын да җиткергәннәр. Хәзерге вакытта полиция үлем сәбәпләрен ачыклый, тикшерү бара.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев