Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанлы сәүдә үзәгендә 80 мең сум акча салынган сумкасын онытып калдырган

Казанда полиция хезмәткәрләре ир-ат сумкасы (барсетка) урлану фактын ачыклаган.

Апрель башында 43 яшьлек казанлы барсеткасы урлану турында полицияга гариза язган, анда 80 мең сумнан артык акча һәм документлар булган.

Бу факт буенча «Промышленный» полиция бүлегендә РФ Җинаять Кодексының 158 маддәсе 2 бүлеге ("Урлау" ) билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полицийскийлар, зыян күрүче игътибарсызлыгы аркасында, эре сәүдә үзәкләренең берсендә, азык-төлек кәрзинендә сумкасын онытып калдыруын ачыклаган. Әмма кибеткә кире әйләнеп кергәч, анда эшләүчеләр аның милке калу турындагы мәгълүматны расламаган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, җинаять кылуда сәүдә үзәге хезмәткәренең катнашы булуы ачыкланган. Оператив-эзләү чаралары вакытында аны полиция бүлегенә китергәннәр. 47 яшьлек зат гаебен таныган. Ул сумканы һәм документларны ташлавы, ә урланган акчаның бер өлешен сарыф итүе турында сөйләгән.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Урлауда шикләнелә торган затка беркая да китмәү турында подписка бирелгән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шәһәрлеләрне үз милекләренә игътибарлы булырга һәм сумка, кәрәзле телефон, планшет һәм акчаларын онытып калдырмаска өнди. Урлау очрагы булса, озакка сузмыйча, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк: 02, (кәрәзле телефоннар өчен 020) яки 052 (аноним).

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев