Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә генә урманга әйләнде

Равил Җәләевнең 8 ноябрь санында басылган "Авыл агачлар белән ямьле" язмасын укыгач, үземнең дә Ишли-Пичуш авылында үткән яшьлек хатирәләрем яңарды. Безнең авыл зур түгел. Туп-туры бары бер урам гына, бер башыннан икенче башы күренеп тора иде. Һәрбер кешенең өй түрендә шомырт, я миләш агачлары үсә. Ә инде ишегалларында балан, кура,...

Равил Җәләевнең 8 ноябрь санында басылган "Авыл агачлар белән ямьле" язмасын укыгач, үземнең дә Ишли-Пичуш авылында үткән яшьлек хатирәләрем яңарды.
Безнең авыл зур түгел. Туп-туры бары бер урам гына, бер башыннан икенче башы күренеп тора иде. Һәрбер кешенең өй түрендә шомырт, я миләш агачлары үсә. Ә инде ишегалларында балан, кура, карлыган ише җимеш куаклары утыра иде. Безнең өй түребездә, тәрәзә каршында зур гына бер миләш агачы үсә иде. Җимешләре зур, ачы була торган иде. Бары тик салкын кыраулардан соң гына җимешләре тәмләнә иде. Әни миләшне җыеп, чормага менгереп куя иде. Кыш көне кич утырганда, йокы килә башлагач, алып төшеп ашый идек. Бакчада кура, карлыган кебек куаклар юк иде. Безнең каршыбызда туганыбыз Исмәгыйль бабай яшәде. Аның өй түрендәге чия агачлары рәшәткә арасыннан урамга кадәр җәелеп үсеп утырдылар. Өй артында Гөлҗиһан апа белән ике арада бераз буш урын бар иде. Ул җиргә ике чияне утыртып куйдык.
Апрель ахырлары май башларында мәктәптә укытучыларыбыз безне экскурсиягә алып төшәләр иде. Ә аның ерак­лыгы - 27 чакрым. Мин аннан яшь кура, карлыган ботаклары алып кайтып утыртып куйдым. Урталарына балан да. Тау астында елга бар иде. Суны шуннан алып менеп сиптем. Икенче җәйгә алар инде матур итеп үсеп киттеләр. Өченче җәйгә җимеш­ләре дә була башлады. Шулай итеп, юктан гына утырткан агачларым үсеп китеп, кечкенә генә урманга әйләнделәр. Менә шулай итеп, карлыганлы, куралы, баланлы да булдык. Әти белән әнием ул бакчага нык куандылар, аңа минем исемемне бирделәр. Әни ипи салган саен, балан бәлеше дә пешерә иде. Бик тәмле була иде. Ул вакытта хәзерге кебек тәм-томнар юк иде. Ә хәзер тормышыбыз Аллага шөкер, барысы да бар. Аллаһы Тәгалә ачлык афәтләрен күрсәтмәсен. Дөньялар тыныч, еллар имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев