Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелемнең сагынган мәлләре...

Вакыт тәгәрмәче алга таба тәгәри дә тәгәри. Көннәрне, айларны һич кенә дә туктатып торып булмый. Календарь битләре көннән-көн ертыла, юкара бара. Хәер, без үзебез дә бер урында гына тормыйбыз, вакыт агышы белән каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, гел алга барабыз. Бүген йорт эшләремне иртәрәк төгәлләп, акрын гына мәктәпкә таба атлыйм. Башта төрле...

 

 

Вакыт тәгәрмәче алга таба тәгәри дә тәгәри. Көннәрне, айларны һич кенә дә туктатып торып булмый. Календарь битләре көннән-көн ертыла, юкара бара. Хәер, без үзебез дә бер урында гына тормыйбыз, вакыт агышы белән каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, гел алга барабыз.

Бүген йорт эшләремне иртәрәк төгәлләп, акрын гына мәктәпкә таба атлыйм. Башта төрле уйлар, бетмәс - төкәнмәс планнар... Менә шундый уйлар белән беррәттән күңелдә ниндидер тынгысызлык хөкем сөрә, инде ничәмә-ничә көннәрдән бирле йөрәк кылларын нәрсәдер тибрәтә. Чү, бу бит сагыну, юксыну хисе түгелме соң?! Әле күпме генә вакыт үткән, ә мин инде чыгарылыш сыйныф укучыларымны сагынам икән бит. Быел Бәрәзә урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын биш укучы тәмамлады. Мәктәп тормышы өчен янып - көеп йөрүче әлеге биш кызны укытучылар, укучылар коллективы гына түгел, мәктәпнең һәрбер почмагы да сагынадыр , мөгаен. Һәр көнне класс ишеген ачып кергәч үк, укучыларым утырган парталардан күземне ала алмый карап торам һәм күз алдыма биш кыз - биш чәчкә килеп баса...

Әнә алгы партада Гөлчәчәк утыра, исеме үзенә бигрәкләр дә килешеп тора тагын. Ул - роза чәчәгедәй горур, матур, көчле ихтыярлы кыз. Мәктәптә генә түгел, районда уздырылган бер генә чара да аның җырлавыннан башка узмый иде. Яңгыравыклы көчле тавышы белән ул күпләрне әсир итте. Көннең, хәтта төннең теләсә кайсы вакытында бернинди әзерлексез сәхнәгә чыгарып була торган укучыбыз иде ул безнең. Гөлчәчәк беркайчан да авырлыклар алдында каушап, югалып кала торганнардан түгел. Төрле җыр - бию бәйгеләрендә алган грамоталары, дипломнары, истәлекле бүләкләре аның тынгысызлыгын тагын бер кат раслый. Әлеге кызыбыз ут белән бер, ул бер урында тик утыра белми. Шуңа күрә дә ул ,имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетының туризм бүлегенә укырга керде.

Аның янәшәсендә мөлаем карашлы Алинәбез утыра. Беркатлылыгы,эчкерсезлеге өченме,белмим, мин аны тамчы гөленә ошатам. Ул - кешеләргә яктылык һәм матурлык өләшергә туган кыз. Тирә-юньдәгеләрнең шатлыгын да, кайгысын да һәрвакыт йөрәге аша үткәргәнгә, күзеннән яшь тамчылары тамарга гына тора аның. Артык хисле, нечкә күңелле кызыбызның кулында һәрвакыт китап булыр иде. Аны мәктәптә иң күп китап укучы дисәм дә , һич тә арттыру булмас. Шуңа да ул фән олимпиадаларында, төрле гамәли конференцияләрдә бик еш призлы урыннар яулап, шактый күп диплом, грамоталарга ия булды. Туган телебезне кечкенәдән яраткан Алинәбез нәфис сүз остасы буларак та район сәхнәләрдә чыгыш ясап лауреат исемнәре яулады, истәлекле бүләкләр алды. Бик күпләр КФУ ның татар филологиясенә укырга керү теләге белән янып йөргән Алинәгә "киләчәгең нинди булыр соң?" дигән сорауны бирделәр. Янәсе, "престижлырак, модалырак" белгечлекләр дә бар бит. Ана телебезне бөтен барлыгы белән яратучы кызыбыз кечкенәдән хыялланган теләген тормышка ашырып, хәзер үзе теләгән уку йортында белем алу бәхетенә иреште.

Классның түрендә зәңгәр күзләрен тәрәзәгә төбәп Илсөяребез утыра. Аның да исеме үзенә бик тә килештереп кушылган. Киң күңелле кызыбыз илне дә, тирә-юньдәгеләрне дә сөяргә яратылган диярсең. Мин аны җил - давылларга, кырауларга бирешми торган нык , чыдам ап - ак хризантема чәчәгенә охшатам. Класста ул сабырлыгы, пөхтәлеге, тыйнаклыгы белән аерылып тора. Гел елмаеп торучы Илсөяребез беркайчан да чәчрәп чыкмас, кеше сүзен дикъкать белән тыңлар, шул ук вакытта үзенең төпле фикерен дә әйтми калмас. Аның җилдәй җитезлеге, ныклы характеры спорт өлкәсендә шактый уңышларга ирешергә ярдәм итте. Мәктәбебезнең төрле ярыш - бәйгеләрдә урын алуында аның да өлеше зур булды. Татар кызларына гына хас уңганлык та ярылып ята анда, үзе бәйли, чигә, пешерә. Әлеге тырыш кызыбыз да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, КФУ ның башлангыч һәм инглиз телләре укытучылары әзерли торган бүлегенә укырга керде.

Матурлыгы, тыйнаклыгы белән күңелләрне җылыткан Миләүшә чәчәгебез дә бар классыбызда. Аз сүзле, зирәк акыллы, төпле фикерле әлеге кызыбыз аеруча үзенчәлекле. Тирән белемле булгангамы, әллә артык җитдилеге өченме классташлары аны бик тә хөрмәт итәләр һәм нинди генә проблемалар туса да аның янына киңәш сорап киләләр иде. Миләүшәнең сәләтле, яхшы хәтерле булуы зур соклану тудыра. Күп кенә фән олимпиадаларында призлы урыннар яулавы , имтиханнарда югары баллар җыюы - укучының ни дәрәҗәдә сәләтле икәнлеген күрсәтә. Миләүшәнең үз юлы, үз фикере бар, ул беркайчан да кеше сүзенә игътибар итми, ә күбрәк үз көченә таяна. Нәрсәгә генә тотынса да, эшнең җиңел юлын сайламады ул , ә иң катлаулы чишелешен эзләде. Аңа һәрвакыт ниндидер каршылыкларны җиңеп чыгу ошый иде. Белем үрләрен яулау өчен ул ТИСБИ ны сайлады һәм мин аны һичшиксез теләгән максатына ирешер дигән теләктә калам.

Әнә арткы партада ниндидер катлаулы мәсьәләләр, төрле тигезләмәләр дөньясына чумып Гөлиябез утыра. Аз гына буш вакыты булдымы, математик биремнәреннән аерыла алмады инде ул. Ә исеменә килгәндә чын гөлләр иясе инде менә, алай гына да түгел - гөлләр патшабикәсе. Үзе нәфис, үзе чибәр Гөлиябез барлык чәчкәләрнең иң матур сыйфатларын үзенә алгандыр күрәсең. Туры сүзле, җор телле бу кызыбызның күңеле һәрвакыт кешеләргә яхшылык кына тели. Аның белән аз гына аралашсаң да җанга рәхәтлек иңә, арганнарың бетеп китә. Минем бик еш кына математикларны "коры" кешеләр дигәннәрен ишеткәнем бар, ә безнең Гөлия моның нәкъ менә киресе инде. Ул җырлый да, бии дә, кыскасы әртистләрең бер кырыйда торсын. Аның тагын бер ягына тукталмый һич мөмкин түгел, ул - чын табигать баласы. Елның теләсә нинди фасылыннан ул матурлык таба белә. Агачларны, үсемлекләрне өйрәнә, хайваннарны ярата, бөҗәкләрне дә читтә калдырмый. Яраткан болыннарын, сердәш агачларын калдырып Гөлиябез башкалабыз Казанны яуларга китте. БДИ имтиханнарыннан югары балларга ия булган тырыш кызыбызны берничә уку йорты ишекләрен ачып каршы алса да, ул Казан авиация институтының программистлар әзерли торган факультетын сайлады.

Мәктәбебезнең горурлыгы, уку алдынгылары булган әлеге кызларның мин сыйныф җитәкчеләре түгел, бары тик аларга ана телебезгә мәхәббәт уятучы, әдәбият дөньясына алып керүче генә булдым. Тик шулай булса да укучыларым белән минем арада ышанычлы һәм ныклы дуслык күпере салынды. Дәресләрдә һәм төрле тәрбия чараларында без кызлар белән бер-беребезне ярты сүздән, хәтта күз карашыннан аңлый идек. Алар минем уң кулларыма, ышанычлы киңәшчеләремә әйләнделәр. Бәхәсләшә-бәхәсләшә төрле бәйге- ярышларга әзерләнүләр дисеңме, үзебез сценарийлар язып, аны сәхнәләштерүләр, ярыша-ярыша ниндидер яңалыклар, идеяләр уйлар табулармы - барысы да бүгенгедәй күз алдымда...

Әйе, тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була шул. Болай моңсуланып утырырга һич кенә дә ярамый. Тирә -якка нур чәчеп торучы, матурлык өләшүче кызларыма-гүзәл чәчкәләремә иң изге теләкләрне теләп, яңадан җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. Чөнки уйларымны бүлеп класс ишеге төбендә миңа баядан бирле риясыз күзләр карап торалар икән бит.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев