Хәтибулланың күңелле шөгыле
Һәркемнең берәр нәрсәгә һәвәслеге була. Кемдер – техникага, берәүләр башка төр һөнәргә кызыксынучан була.
Сүзем – Сәфиханов Хәтибулла турында. Ишле гаиләдә үсте ул. Әтисе Габидулла абый авылда данлыклы балта остасы иде. Ул эшләп биргән тәрәзәләр бүген дә аның истәлеге булып тора.
Габидулла абыйның идарә бинасы ишеген төзәткәне хәтердә. Бригадирның: “Сөбеханалла, алтын икән кулларың, үземә генә алыр идем”, – диюе әле дә истә. Ул эшләгән тәрәзә өлгеләре әле дә ямь биреп торалар. Аннан бу изге һөнәрне өйрәнеп, бер дигән осталар барлыкка килде. Улы Хәтибулла да әтисеннән күреп үскәнгәме, матурлыкны үз итеп яши.
Тугызъеллык мәктәп булды авылыбызда, музей да оештырды мәктәп. Сеңлесе Рәмзия башлап йөрде музейны оештырырга. Иң беренче бүләкне абыйсы Хәтибулла ясады. Булса да булыр икән кешедә ихласлык һәм иренмичә эшләү – чын авыл өе макетын чыбыктан ясаган ул. “Воркутада торганда эштән кайткан саен ясадым”, – ди. Хәзерге вакытта гаиләсе, оныклары белән авылда яши ул.
Аларның йорты турыннан узганда, китәсе килми торасың. Искитәрлек фантазия, әкият дөньясы кебек каршыларындагы тау итәгендә. Хәтта зур очкычка кадәр үзе ясап куйган, ничек иренмәгән. Тормыш иптәше дә бер дә каршы килми икән, матурлыкны ярата, күрәсең. Тормышны матур итеп төзегәч, яшәве дә күңелле шул.
Равил ЖӘЛӘЕВ, Ары авылы
Хәбәрчебез Фидаил Кадимов фотосында Хәтибулла Сәфихановның кул эшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев