Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем килеп чистартыр?

"Ташландык нигездән дә шыксыз, котсыз күренеш бар микән бу дөньяда?" - дип яза язучы Мәдинә апа Маликова. Бар, нишләп булмасын. Аның Олы Әтнәдәге авыл эчендәге чүплекне күргәне юк... Әлегә кадәр минем дә күргәнем юк иде, Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов урамындагы ике катлы йортлардан соң урам юк дип йөри идем. Урам...

"Ташландык нигездән дә шыксыз, котсыз күренеш бар микән бу дөньяда?" - дип яза язучы Мәдинә апа Маликова. Бар, нишләп булмасын. Аның Олы Әтнәдәге авыл эчендәге чүплекне күргәне юк...
Әлегә кадәр минем дә күргәнем юк иде, Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов урамындагы ике катлы йортлардан соң урам юк дип йөри идем. Урам ук булмаса да, ике катлы йорт артыннан кергән юл белән барсаң, матур гына тыкрыкка, җыйнак кына урам-бакчаларга юлыгасың икән. Монда ике катлы йортта яшәүчеләрнең җиләк-җимеш бакчалары урнашкан. Канәфер куагы хуш исен аңкытып утыра. Һәр хуҗалыкның бакчасы ялт иткән, ник бер чүп әсәре булсын. Каралган, тәрбияләнгән. Сокланып карап барам, тик матурлыкка сокланыр өчен йөрүем түгел. Шушы тирәдә чүп өеме булырга тиеш. "Сезнең ике катлы йорт артында булганыгыз юкмы, булмаса менеп төшегез әле, тиздән чүп полигонына әйләнә ул җир. Аның барлыгын җитәкчеләр дә белми ахыры, торгыз­маслар иде, авыл эче бит..." - дип туктаттылар кайтып барганда. Аңламый интектем, ышанасым килмәде, "Авыл эчендә... булмас", дим үзалдыма. Өйгә кайткач та эш онытылмый, сорашабыз, чүп­лек хакында сөйләшәбез, тәүлек әйләнәсе эшләргә күнектек хәзер. "Бар..." - диләр. Аңлаттылар.
Таптым, тапмаган булсам, булмаган булса иде бу урын. Бер ел гына торган да түгел, ни генә юк. Бар да бар. Каршысында - газ хуҗалыгының ­"ГРП"ысы. "Бакчала­рын­да эш­­ләүче, ике катлы йорт­­та яшәүчеләрдән со­­рашам. Читтән чүп та­шы­мыйлар инде монда, барлык калдык та шушы тирәдән килгән. "Тора инде ул чүп, җыеш­тырган кеше юк, бакча эшләре вакытында куймыйлар бер трактор, болай өелми иде, өсте өстенә ташлана..." - диләр. Ташланган шул, нәрсә кулга эләккән, шуны ыргытканнар...
Ике катлы йортның әйләнә-тирәсе буенча сикергәләп, яр буйлап киттем. Бардыр әле монда... "Апа, төшеп китәсез, аяк астыгызда канализация чокыры", дип кисәттеләр азрак баруга. Әле ярый кисәттеләр. Үлән арасыннан күрә торган да түгел. Чокыр күренмәсә дә, адым саен чүп күренә: чиләктер, савыттыр, шешәдер, өелгәне, өелмәгәне; агач аралары тулган... монда чисталыкның «ч» хәрефе дә юк. Яр астыннан өскә үрмәләгәндә биткә шакшы су сипкәндәй булды.
Урам уртасында басып торам. Артта - зират, алда - киң урамга чыга торган юл. Сульякта - ике катлы ике йорт. Бу йортлардан ерак түгел, ничә адым икән - дүрт чүп контейнеры (!) урнашкан. Ерак та барасы юк. Менә кайда бәя. Ярар, бакча тирәсеннән күтәреп йөрергә ерактыр, тик яр астына ташламыйча, чүпне контейнерга салып була бит, җәмәгать. Коммуналь ху­җалыкны да, бөтен дөнья­сын да "Эшләми­ләр, җыештырмыйлар", дип сүгеп була. Ә үзебез?!
"Туган җирнең гүзәллеген читкәрәк китеп, кешенең гүзәллеген якын­рак килеп кара", - дип язды укытучым, язучы Галимҗан Гыйльманов. Әдипләр белән башлаган идем, әдипләр белән тәмамлыйм. Аңлаганыгыз аңлар...






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев