Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше капка төбен кем җыештырырга тиеш?

"Кошларны каршы алырга әзерме Сез?" исеме астында газетабыз сайтында сораштыру үткәргән идек. Әтнә халкының гаять игътибарлы, кешелекле булуына тагын кат инандык.

Респондентларның 41,8 проценты, ягъни 69 кеше "Күптән әзер" дип белдерде. 36 кеше, ә бу 21,8 процент сораштырылучы "Сыерчык оялары ясадык", дип тавыш бирде.

Кызганычка каршы, "Әлегә юк" диючеләр дә шактый - андыйларның саны 26, ягъни 15,8 процент тәшкил итте. Хәер, аларның саны сораштыру барышында кимегәндер дип өметләник.

Ә менә 17шәр кеше "Бервакытта да әзерләнгән юк" һәм "Уйлаган да юк" дип җавап биргән. Димәк районда һәр бишенче кеше кошларны артык исе китеп каршыламый.

Яңа сораштыру башланды - монысы һәр яз-көз саен район үзәгендәге урамнарны җыештыручы төрле оешма хезмәткәрләре белән бәйле. Сораштыруда катнашыгыз, җавапларыгызны көтәбез, җәмәгать. Ничек уйлыйсыз: "Кешенең капка төбен кем җыештырырга тиеш?"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев