“Кеше турында уйламыйлар...”
Без сезне тыңлыйбыз "Кеше турында уйламыйлар..." "Фәкать файда гына булырга тиеш түгелдер инде беренче урында. Ил башлыклары беренче урынга кеше мәнфәгатьләрен куеп эш итәргә өнди..." Сүрия МИНГАТИНА Күп булмаса да, шундый эчтәлектәге хатлар да язалар безгә. Тик торганда түгел, халык район хакимиятенә, безгә ышанганга яза аларны. Узган ел дәвамында район...
Без сезне тыңлыйбыз
"Кеше турында уйламыйлар..."
"Фәкать файда гына булырга тиеш түгелдер инде беренче урында. Ил башлыклары беренче урынга кеше мәнфәгатьләрен куеп эш итәргә өнди..."
Сүрия МИНГАТИНА
Күп булмаса да, шундый эчтәлектәге хатлар да язалар безгә. Тик торганда түгел, халык район хакимиятенә, безгә ышанганга яза аларны. Узган ел дәвамында район халкының үтенеч-гозерләрен тыңлап, җитәкчеләребез белән бергәләп эшләү нәтиҗәсе дә бу. Ул язмаларны сез "Без сезне тыңлыйбыз" рубрикасында укып бардыгыз. Сулар да керттек, коеларны да төзәттек, күперле дә булдык... Билгеле бу эшләр барысы да район хакимияте күзәтүендә һәм матди ярдәме белән торгызылды. Авыл җирлекләре башлыклары да, оешмалар да читтә карап тормады. Быел да шул рәвешле эш алып барырбыз дип уйлыйбыз. Бергәләп төзәлүне дәвам итәрбез, чөнки әле кул җитеп бетмәгән, эшләп өлгермәгән эшләребез табылып тора. Кызганыч, бу хәл итәсе мәсьәләләрнең кайберләре ара-тирә саескан хәлатенә дә китереп куя: томшыкны алсаң койрык ябыша, койрыкны алсаң - томшык. Чарасыз калган чаклар да аз түгел.
"Мөндеш авылы халкына нишләргә икән? Күшәр ягыннан да, Мәңгәр ягыннан да юл юк. Янгын була калса, авыру-сызлау булса кая барырга? Мин үзем Мөндеш авылы кызы, әнием, абыем шул авылда яши. Хәл белергә көчкә барып кайттык. Елның-елында шул хәл инде монда, халык азаплана, кызганам үзләрен...", - дип борчылып яза газета укучыбыз Рафия Кадыйрова.
"Мөндеш авылында 21 кеше яши, аның күбесе олылар, йөри алырлыклары бик аз. Бүгенге көндә җәяүлеләр салган сукмактан, сукмак булмаса бата-чума Олы Мәңгәр авылына төшкәлибез, ул безгә ярты километр чамасы, бәлки артыграктыр. Бара алган ипи-тозга шул авылга бара инде, бара алмаган үз хәлен үзе белә. Ноябрь аенда терлекләрне алып китеп бетерделәр, шуннан бирле юл ачылганы юк. Элек терлекләр барында елга ике тапкыр булса да юл ачалар иде. Ат юлы бетми иде. Атлар бар бездә, тик аларга сенаж ашаткач, юл кирәкми. Юл гына түгел, Мөндеш авылы урамнарында ут та юк. Баганаларга лампочкалар куелмаган. Бер- ике җирдә бар, берсе - хуҗалыкныкы, җил чыкса ут-күздән саклану өчен сүндереп куялар. Әле күптән түгел бер хуҗалыкка котырган төлке керде, терлекләре үлде. Аны күрсәтергә барырга да техника булмады...", - дип авыл халкының яшәешенә ачыклык кертте озак еллар халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүче Рүзәл абый.
Килеп туган хәл турында авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова белән сөйләштек. "Хуҗалык рәисе белән сөйләшеп карыйм әле", - диде ул. Ә хуҗалыкка бу очракта юл ачу файдалы түгел, чөнки чыгым күп. Гөлназның сөйләгәннәрен дә кайта-кайта уйлыйм. "Хәлләрен беләм Мөндештә яшәүчеләрнең, ялгыз әбиләрнең өйләрендә дә йөргәнем бар. "Булган ипиләрне суыткычның катыра торган бүлегенә тыгып торабыз, шуны җебетеп ашыйбыз", дигәч, йөрәгем әрнеп сатучы эшмәкәрләр белән дә сөйләшеп карадым, атнага бер булса да барып килсәләр дип, тик сатучылар "Чыгым күбрәк, безгә файдасы юк. Юл чыгымнарын күтәрсәгез менәбез",- диләр. Акчасы булса икән аның. Уты да кертелеп бетмәгән шул, башта зур авылларга куеп бетерик утны, дия торгач, кечкенәсе калды..."- дигән иде ул. Ә төлке мәсьәләсе, үлгән терлеккә килгәндә, "Әле терлекнең нидән үлгәне билгеле түгел, төлкесе булмагач котырганмы түгелме икәнен белеп булмый, лабораториягә тикшерергә җибәрдек. Үлгән терлекне үләксә базына илтеп күмдек. Алып барганда юлсызлыктан җәфаландык анысы..." , - диде ветстанция җитәкчесе Рөстәм Һашимов. Килеп туган хәл шундый. Таләпләр, тиешләрне, Конституциядә теркәлгән хокук-бурычларны, "Мөндеш авылы халкының да кешечә яшәргә хакы барлыгы, һичьюгы, көн саен йомшак икмәк ашарга хокуклы" икәнен барыбыз да белә. Һәр тиен исәптә булган заманда хуҗалыкның акчасын җилгә очыру да уйландыра, чөнки ачылган юл кар яуганчыга кадәр генә торачак. Битараф та калып булмый.
"Район җитәкчелеге белән сөйләшеп, юлны ача башладык, К-700 тракторы эшли, ачылган юл кар тутырганчы гына тора инде ул, кабат ачарга туры килсә уҗымны кырдырачакбыз, чөнки анда басу юлы, дамба түгел. Бу юл гомер-гомергә ачылмады, коммунистлар заманында да шулай иде. Элек тә уҗымнарга зыян килә дип бер-ике тапкырдан артык ачмадык, ат юлы бетмәде, терлекләр бар иде. Хәзер Мөндештә 40 баш ат кына, аларга сенаж шул авылда ук бар. Юл ачылганда барасы җирләргә барып калсалар яхшы", - диде Күшәр хуҗалыгы рәисе Рүзәл Хәйруллин.
Мөндешләр укымаска да мөмкиннәр, балалары, туганнарына мөрәҗәгать итәбез. Юл ачылганда әти-әниләрегезгә кирәк-яракларны илтеп, юлдан файдаланып калыгыз.
Үртәм авылында яшәүче Рашат абый Нигъмәтҗанов та: "Юл юк, бер җиргә бара алмыйбыз", - дип шалтыратты. Әтнә юл оешмасы белән элемтәгә кердек, "Һәр авылга юл бар, Үртәмгә дә юл авыл башына кадәр ачылган, авыл эчендә юктыр, бутыйлардыр. Өч смена белән эшлибез, халыкны юлсыз тоткан юк. Безгә район юллары, авыл араларындагы юллар гына карый", - дип җавап бирде Зөлфәт Хәмитов. Аңлаштык, дөрестән дә авыл эчендәге юл булып чыкты. Авыл эчендәге юлларны чиста тоту - авыл җирлеге хезмәткәрләренең вазыйфасы. Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин: "Әле күптән түгел генә таш ташыган идек юл ачып, карап торабыз, тагын бер әйләнербез", - диде.
Беррәттән белештем, Яңа Бәрәскә, Бактачы авылларының юллары да ачылган. "Нинди машина белән киләсегез килә, рәхим итегез, килә дә аласыгыз, авыл эчендә дә йөреп була", - диде Күлле Киме авыл җирллллллеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә.
Рөстәм абый Иманкулов яза: "Арча-Әтнә-Казан рейсы автобусларын янә йөртеп булмас микән? Казанга да, Әтнәгә дә, Арчага да больницага һәм башка йомышлар белән дә баруы бик кыен безнең ише пенсионерларга, авыруларга гына түгел, хәтта яшьләргә дә уңайсыз. Бөтен кешенең дә машинасы булмый. Бер дә кеше турында уйламый хәзерге түрәләр. Халык мәнфәгатьләрен кем кайгыртыр?" Рөстәм абый, бик килешеп бетәсе килми, менә шул түрәләр кайгырта инде безне, әллә күрергә теләмибез, әллә белмибез. Халык ял иткәндә дә ул-бу булмасын дип яшәешне алар контрольдә тота. Ә менә кайберләренең дөрестән дә эшләп җиткермәве мөмкин.
Автобусларга килсәк, бик йөрттерәсебез килә, тик Арча АТПсының җитәкче урынбасары Айдар Рамил улы белән сөйләшкәннән соң күңел төште. "Автобусларда кеше йөреп торса, үзебезгә дә күңелле. Тик зыянга эшләгәч безгә файдалы түгел. Дотация да юк. Туктатырга мәҗбүрбез. Конкурслар үткәреп, тендерлар уйнату дигән нәрсә гамәлгә кереп китте, безнең системада бар бу. Автобусларны йөртү мәсьәләсен дә шул рәвешле район җитәкчелеге белән АТП җитәкчелеге хәл итә", - диде ул.
Бәлки бу мәсьәлә дә уңай хәл ителер. Өметләник әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев