Кешеләрдән гөнаһ эзләмәгез
Нахак сүзне күпме ишеттем мин "Күпне белгән" чит һәм ятлардан. Әйтерсең дә, алар гомер буе Мин үткән сукмактан атлаган. Гайбәт чәчүчеләр булмас, димә Үз җаена борып сереңне. Кергән чакта ышанычың ала, Таптап чыга йөрәк түреңне. Акланмадым. Тешләремне кыстым. Үземнеке - хатам булса да. Берәү кешеләрдән гөнаһ эзли, Үз кер янчыклары...
Нахак сүзне күпме ишеттем мин
"Күпне белгән" чит һәм ятлардан.
Әйтерсең дә, алар гомер буе
Мин үткән сукмактан атлаган.
Гайбәт чәчүчеләр булмас, димә
Үз җаена борып сереңне.
Кергән чакта ышанычың ала,
Таптап чыга йөрәк түреңне.
Акланмадым. Тешләремне кыстым.
Үземнеке - хатам булса да.
Берәү кешеләрдән гөнаһ эзли,
Үз кер янчыклары тулса да.
Кылган яхшылыкка ташлар атып,
Булмас димә җанны өшеткән.
Ә шулай да бик тә бәхетлемен -
Ихлас рәхмәт көн дә ишетәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев