Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күңгәр китапханәсе грант отты

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус бәйгедә Күңгәр китапханәсе""Әкият" - курчак театры" проекты белән катнашып, грант отты. Ә китапханәче Фәрида Сибагатуллина ноутбук белән бүләкләнде. Безнең өчен электрон тәкъдир итү дә чит түгел. Китапханәчеләребез турында тагын бер яхшы хәбәр: Республика балалар китапханәсе игълан иткән якташ язучылар исеме белән "Туган ягымны...

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус бәйгедә Күңгәр китапханәсе""Әкият" - курчак театры" проекты белән катнашып, грант отты. Ә китапханәче Фәрида Сибагатуллина ноутбук белән бүләкләнде.

Безнең өчен электрон тәкъдир итү дә чит түгел. Китапханәчеләребез турында тагын бер яхшы хәбәр: Республика балалар китапханәсе игълан иткән якташ язучылар исеме белән "Туган ягымны данлыйм" электрон тәкъдир итү бәйгесендә районыбыз китапханәчеләре дә актив катнашты һәм җиңү яулады. Самат Шакир иҗатына багышланган "Күәмнәрдә минем туган җирем"тәкъдир итү бәйгесендә катнашып, Күәм китапханәчесе Луиза Вафина лауреат исеме алды. Хәкимҗан Халиков иҗаты буенча "Бала җанлы шагыйрь" дип исемләнгән тәкъдир итүе өчен, Яңа Шашы китапханәчесе Надия Нәҗмиева икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында Күңгәр мәдәният йортында узган "Кабак" кичәсеннән күренеш. Алгы планда Фәридә Сибагатуллина (сулда), Луиза Вафина (уңда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев