Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызлар волейбол уйнады бүген

Көтелмәгән чаралар еш була безнең районда. Оешмаларда эшләүчеләрдән артист ясап бетерделәр, авыл халкыннан ГТО нормативлары кабул итәләр. Тик ятып кара мондый кызу яшәү рәвешендә.

Ятып була, оятыңа көч килмәсә, дип өстәргә кирәк. 

Бүген, Хатын-кызларыбызның бәйрәме көнендә, гүзәл затлар бәйрәм итсә дә ярар иде. Инде үзебез дә онытып барабыз бугай ялны, барыбызны гаҗәпләндереп гүзәл затлардан торган 6 команда волейбол(18+) уйнады бүген. Әле ничек кенә уйнадылар. Хатын-кыз тотынсамы...

Иң күңеллесе: ярышлар тәмамлангач булды, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов волейбол осталарын 8 март белән котлады. Әле ничек итеп диген...

Ир затларының менә шундый олы йөрәкле булулары куандыра да инде.

- Хатын-кызлар бәйрәменә багышланган район турниры уздырдык бүген. Һәм аларның уенына карап сокландык ,- ди район яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.

Җиңүчеләрне беләсегез килә инде:

1 урында - Әтнә техникумы командасы,

2 урында- Олы Әтнә командасы,

3 урында - Олы Мәңгәр командасы,

4 урында - Больница командасы,

5 урында - Күңгәр командасы,

6 урында - район хакимиятендә эшләүчеләр командасы.

Котлыйбыз җиңүегез белән дә, бәйрәмебез белән дә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев