Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер аягы юк иде

Авыр сугыш юллары үтеп, яраланып кайтсалар да, тыныч тормышта да сынатмады, боегып утырмады алар, хезмәттә дә, гаиләдә дә башкаларга үрнәк булдылар.

Мәүли абый Нәҗметдиновның тездән югары бер аягы юк иде сугыштан кайтканда. Гомере буе склад мөдире булды ул. “Сугышчан тәртип” булды  складта ул эшләгән чорда. Алты баласы үсте Мәүли абыйның, бик тәртипле булдылар.

Мәүли абый Шәйхиев тә тездән аяксыз булып кайтты сугыштан. Булса да булыр кешедә кыюлык, тәвәкәллек, агач аяк кигән килеш гомере буе такта ярды, тимерче эшенә дә осталыгы бар иде. Җиде бала тәрбияләп үстерделәр Зәйнәб апа белән.

Гыйниятдин абый Җамалиев бер аяксыз булса да, бер дә эшсез тормады.  Гаиләсе белән яшь бозаулар тәрбияләде. Балалары да эшкә өйрәнеп үстеләр. Атлы эштә дә күп эшләде ул.

Сәләх абый Хисамиев басмачыларга каршы сугышканда ук аяксыз 4калган, агач аяк киеп йөрде ул. Ишле гаилә булдылар. Улларының барысы да тракторчы-комбайнчы булды.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан Касыйм абый Мөхәммәдиев тә ике аягын да югалтып кайткан. Нәгыймә апай белән тормыш корып, авылда ишле – үрнәк гаилә булып яшәделәр. Касыйм абый ыңгырчак-камытлар төзәтүче булып эшләде.

Фәйзрахман абый Галиев аксап йөрсә дә. Тимерчелектә эшләп, тимердән кирәкле әйберләр эшләү остасы булды. Ишле бала-чагалы булды.

Габделбәр абый Шакировның аягы да аксап йөрде. Почтальон хезмәтен башкарып, атлы эштә дә күп эшләде, почта өләшергә балалары бик булышты.

Фәйзер абый Сәфәровның кулыннан таягы төшмәсә дә, гомере буе кибетче булып эшләде. Иң ишле гаилә аныкы булды. Хәзерге көндә уллары, кызлары дәвам итә “нәсел шәҗәрәләрен” бу уңган ветераннарның. Аларга кызыллык китермиләр. Ишле гаиләләр корып, мул тормышта яшиләр.

Изге, олы бәйрәм – Җиңү көненә бүләгебез булсын иде бу язмабыз, хөрмәтле сугыш ветераннарына.

Равил ҖӘЛӘЕВ, Ары авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев