Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“КИЯҮЛӘР” – ТАМАШАЧЫ ХОЗУРЫНА

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 29-30 июньдә Хәй Вахитнең "Кияүләр" спектаклен тамашачылар хозурына тәкъдим итә.

Үзебезнекеләр булгангамы, әллә кеч­кенәдән театр сәнгатенә гашыйк булып үскәнгәме, коллективның һәр яңа спектаклен көтеп алам. Хәер, бер мин генә дә түгел. Безнең Әтнә театры белән якыннан таныш һәркем өчен хас сыйфат бу. Аның директоры Ландыш Фазлые­ва белән әңгәмәбез дә нәкъ менә яңа спектакль хакында.

- "Кияүләр" спектакле - музыкаль ко­медия. Нигә кабат Хәй Вахиткә мө­рәҗәгать иттегез, дигән соравы­ңа шу­ны әйтәсем килә. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, нинди генә спектакльгә тотын­сак та, уйнар өчен артистлары­быз бар. Яңадан коллективка 7 егет һәм 2 кыз кайтты. Болар - Фәрит Бикчәнтәев­­ җитәкчелегендәге музыкаль-әзерлек курсларын­­да белем алган егет-кызлар. Спек­­такль­нең үзенә килгәндә, төп рольләрдә - Марат белән Зиннур. Спектакль барысы ал­ты кешедән генә торса да, "массовый"га әйләнде. Җырларны, көйләрне Марат Әхмәтшин язды. Вакыйга 70 нче елларда барганга, махсус киемнәр дә тектердек.

- Спектакльдә тамашачылар Та­һир абый Фәйзрахманов­ны күрү бәхетенә ирешә алырмы?

- "Кияүләр" спектак­лен­дә әби ролен - Финә апа уйнаса, бабай ролен­дә - Таһир абый. Финә апа инде тамашачылар­га "Сөя­сеңме-сөймисең­ме" спектакле аша яхшы таныш.

- Ландыш, әлеге спектакль белән сезонны ябасызмы инде?

- Әйе, аннары 2 июльдән ялга китәбез. Августтан кабат яңа спектакльгә то­тынабыз. Бу юлы Флорид Бүләкевнең "Эх, буй­даклар, буйдаклар" спектаклен әзерлибез. Әлегә кадәр беркайда да уйналмаган. Тагын бер яңалык: безне кабат Мәскәүгә спектакль белән чакыралар.

- Коллективка кайткан егет-кызлар кемнәр?

- Фаил, Алсу Түбән Камадан, Фаяз - Кукмарадан, Фәннүр - Мамадыштан, Илназ, Артур, Алинә Казаннан, Рәмис - Биек­таудан, Нияз - Югары Осланнан.

Әңгәмәбез ахырында кабат "Кияүләр" спектакленә кайтыйк: 29 июнь көнне - районга кунак­лар килү сәбәпле, спектакль 19 сәгатьтә түгел, 18.00дә башлана, 30 июньдә 19.00дә. Спектакльләргә рәхим итегез, хөрмәтле тамашачылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев