Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КИЛӘЧӘК АЛАР КУЛЫНДА

Бүген, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан барлык җирләрдә төрле чаралар уза. Безнең район да читтә калмый. Иң элек Мәдәният һәм спорт үзәге каршында Олы Әтнә урта мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән асфальтка рәсем ясау конкурсы уза.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы үткәргән "Сөйкемле Шүрәле" республика бәйгесендә җиңү яулаган 110 бала районга кайтты. Алар иң элек Комыргуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булдылар. Аннары балалар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәләштергән Туфан ага Миңнуллинның "Җен алыштырган" спектаклен карадылар. Соңыннан җиңүчеләрне дә бүләкләүләр булды.

Моннан тыш, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 11 бала "Созвездие-Йолдызлык" фестивале оештырган концерт карарга китте. Концерт "УНИКС"та үтә, биредә безнең "Алчәчәк" бию коллективы да чыгыш ясый. Балаларны яклау көне уңаеннан "Наз" хәйрия фонды оештырган чарада да районда учетта торучы балигъ булмаган балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр зоопаркта узган тамашада катнаша. Шулай ук балалар Юдино тимер юлы буенча экскурсиядә - сәяхәт итәчәкләр. Кыскасы, бу көн балаларыбызга багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар,