Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда кием-салым 10 процентка арзанаерга мөмкин

2017 елның 1 сентябреннән трикотаж һәм вискоз тукымаларга таможня пошлинасын бетерделәр.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 2017 елның 1 сентябреннән трикотаж һәм вискоз тукымаларга таможня пошлинасын бетерделәр. Шунлыктан Россиядә эшләнгән киемгә бәяләр 10 процентка арзанаер дип көтелә. Бу хакта "Известия" Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерә.

Евразия икътисад комиссиясе (ЕЭК) 2017 елның 1 сентябреннән трикотаж тукымалар кертүгә таможня пошлинасын бер елга бетерде. 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 2 гыйнварына кадәр кайбер ясалма вискоз тукымаларга да бетереләчәк.

"Чималга пошлинаны киметеп, әзер продукциянең үзкыйммәтен киметергә була, шуның белән көндәшлеккә сәләтне арттырырга", - дип җиткерәләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Тармак вәкилләре бәяләвенчә, читкә чималның 70 проценты җитештерелә, бу җиңел сәнагать өчен җитәрлек.

Җиңел сәнагать берлеге вице-президенты Надежда Самойленко вискоз тукымаларга пошлинаны бетерү Россиядә аларга ихтыяҗ арту һәм нәтиҗәдә җитештерүчеләргә бәяне төшерергә мөмкинлек икәнен җиткерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/12/150136/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев