Кимеләрнең йөрәкләре картаймый
Күлле Киме мәдәният йортында "Картаямыни соң йөрәк?" дип исемләнгән концерт куелды.
Быел без, ир-егетләребезне менә шулай хатын-кызлар гына җыелып котларга уйладык. "Аулак өй" күренешендә һәм концертта безнең бары тик өлкән хатын-кызларыбыз гына чыгыш ясады. Авыл халкы, җитәкчеләр бергә эшләгән мәдәният йорты хезмәткәрләре Ильяс, Гөлзада, Флюра исеменнән сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, тыныч картлык телим. Гел шулай көләч йөзле, мөлаем булып калыгыз, дип хәбәр итә мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев