Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыл галстуклы балачагым илчесе

"Иптәш өлкән пионервожатый, Иван Кожедуб исемендәге дружина тантаналы линейкага әзер!.. "Хатирәләр, хатирәләр... Инде мәктәпне тәмамлавыбызга да 30 елга якын вакыт үткән. Ә безнең ул чактагы япь-яшь, искиткеч чибәр һәм ягымлы өлкән пионервожатыебызга - 55 яшь.

Әйе, заманында октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләндек. Ул вакытта бу безнең яшәү рәвешебез иде. Тырышып укыдык, җәмәгать эшләрендә актив катнаштык, тимурчылык хәрәкәтенә кушылып, өлкәннәргә ярдәм иттек. Һәр укучы, эзтабар булып, заман елъязмасының сәхифәләрен тарихка теркәп калдыруга үз өлешен кертте, киләчәккә үз юлын сайлады. Ә бу эшләрнең башында, әйдәүче вазыйфасын үз җаваплылыгына алып, өлкән пионервожатыебыз Резида апа торды. Яшь кызны мәктәп ни өчен үзенә тарткан соң? Бәлки сугыш ветераны, 50 елга якын укытучы булып эшләгән әтисе Сәет абыйның йогынтысы булгандыр? Резида апа мәктәпкә эшкә кил­гәннән соң, читтән торып, педагогия институтының математика бүлеген тәмамлый. Язмыштырмы, аның 30 ел гомере балалар арасында укытучы түгел, ә пионервожатый буларак үтә.

Әйе, бүгенгедәй хәтердә: кайда күңелле шау-шу, уен-көлке, кайда балалар - ул шунда. Резида апа балалар ялын мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештырды. Эшләрне җиренә җиткереп оештыра алу сәләтен Ходай аңа өеп биргән. Кая гына эшләсә дә, нинди генә һөнәрне сайласа да, кайсы гына өлкәгә йөрәген, сәләтен бирсә дә, Резида апа беркайда да югалып калмас иде. Һәр урында үз эшенең чын остасы булып, үзенә карата ихтирам казаныр иде. Хәзер шул елларның истәлеге булган мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары саклана. Ә алар бик күп...

Янында олы таянычы - тормыш иптәше, үзенең бар гомерен мәктәптә физкультура укытуга багышлаган, үз эшенә чын күңеленнән бирелгән, балаларны ихлас яраткан Рәшит абый бар. Югыйсә, бүген дә эшеннән тәм табып, ялкынлы пионер булып яши алыр идемени Резида апа?! Әйе, ул тормышта барысына да ирешкән. Укучылар белән уртак телне тиз тапкангамы, аны балалар да, әти-әниләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Катлаулы балачак иленең армас-талмас әйдәманы була алу, яшьләргә үз тәрбиясен җиткерерлек белгеч булып җитешү тагын да зур бәхет. Гаиләсендә исә ул - балалары өчен җанын бирергә әзер торучы әйбәт әни. Балалары да тормышта үз юлларын таптылар, матур итеп яшиләр һәм эшлиләр. Гөлиясе белән Салаваты икесе дә югары белемле, кызлары инде тормышта. Кече уллары Азат та, техникумны тәмамлап, үзенә ошаган хезмәт башкара. Шулай ук озак еллар буе мәктәп яны лагере начальнигы булып эшләве дә Резида Сәет кызы Садыкованың тырышлыгы, төгәллеге хакында сөйли. Бүген дә бөтен кичен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Резида апага шушы юбилей көннәрендә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, Рәшит абый белән тигезлектә яшәп, балаларының кадерлеләре булып, озын-озак гомер кичерер­гә язсын.

Әйе, 30 елдан соң янә пионер балачагыма кайткандай булам, колагымда кызыл галстуклы балачагым тавышы: "...Рапорт бирде дружина советы председателе Әхмәтова Рәмлә. Дружина "вольно!"...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пионеры