Китапханә тынчу, бөркү, караңгы почмакта урнашкан...
Балалар китапханәсе турында газетада хәбәр итәргә булдым.
Кем сайлады икән ул урынны? Караңгы бер почмакта урнашкан китапханәгә керәсе дә килми. Ул бит подвалда, бәдрәф белән янәшә урнашкан. Анда тынчу, бөркү, мин килгәндә буя исе дә бар иде...
Минемчә, балалар китапханәсе - белем учагы, ерактан янып, үзенә дәшеп торырга тиеш. Оныгымның ул китапханәне күргәч исе китте: "Әбием, нәрсә бу?" - ди. Әтнәдәге түрәләрнең балалары, оныклары юк, күрәсең. Бик кызганыч хәл бу, шуңа күрә сезгә дә йөрәгем әрнеп, каравыл кычкырып хәбәр итәм.
Ярый әле эшләүчеләре ягымлы, игътибарлы, ихтирамлылар. Тик аның белән генә булмый шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев