Әкият геройлары чисталыкка чакыра
Экология елы тәмамлану уңаеннан район балалар бакчаларында махсус экологик чаралар тәкъдим иттеләр.
Алар белән Фәридә Филатова таныштырып барды. 17 гыйнвар көнне Олы Әтнәнең "Кояшкай" һәм "Бәләкәч" балалар бакчаларында узганнары да бик күңелле булды. Иң мөһиме - махсус әзерләнгән кичәләр экология һәм аны саклауның мөһимлеген искәртә.
"Тылсымлы-Су яки чүп-чар хуҗасы маҗаралары" исемле чараны Су, Чишмә, Чүп-чар өчлеге аша тәкъдим иттеләр. Дөрестән дә:
Судан башка яшәү юк шул,
Сусыз яши алмыйбыз.
Биредә чүп-чардан Бакалар, Тамчылар коткара. Чүп-чар хуҗасы да Хыялый уйлап табучыга әйләнә. Кыганычка каршы, әкияттә генә шулай. Балалар да әлеге чара аркылы һәрберебезне чисталыкка, табигатьне яратырга чакыралар.
Ә "Бәләкәч"тә "Серле алан" тәкъдим иттеләр. Максатлары изге. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләп, ул биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдаланырга өйрәтергә телиләр. Шул ук вакытта Габдулла Тукай әкиятләре геройларының әле дә актуаль булулары да урын алган. Төп юнәлешләре - табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү иде.
... Ял итәргә урманга килгән балалар экологик тәрбия кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Тирә-якны пычратырга тотыналар. Шул вакытта аланга Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм бүреләр килеп керә. Аларның балаларны тәртипкә чакыруы бик яхшы тәэсир итә. Татар халык мәкальләрен дә бик уңышлы кулландылар. Кичәнең "Дуслык турында җыр" белән тәмамлануы бик күңелле булды.
Кичәләрнең һәрберсе максатчан, файдалы мәгълүматларга да бай. Шәхсән, миңа, ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев