Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыска хәбәрләр

Авыручылар саны арта "Яңа ел бәйрәмнәре вакытында сулыш юллары ялкынсыну һәм грипп йоктыручылар саны артты. Гыйн­вар ае башында гына район үзәк больницасына 24 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 6сы больницага яткырылды. Шулай ук авылларда авырган 41 олы кеше, 21 бала теркәлде. Моның сәбәпләре, беренчедән, һава торышының җылы торуы, икенчедән, кешеләрнең бәйрәм...

Авыручылар саны арта

"Яңа ел бәйрәмнәре вакытында сулыш юллары ялкынсыну һәм грипп йоктыручылар саны артты. Гыйн­вар ае башында гына район үзәк больницасына 24 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 6сы больницага яткырылды. Шулай ук авылларда авырган 41 олы кеше, 21 бала теркәлде. Моның сәбәпләре, беренчедән, һава торышының җылы торуы, икенчедән, кешеләрнең бәйрәм чорында массакүләм чараларда еш булуында. Шуны искә алып, Россия Федерациясенең баш санитар табибының карары нигезендә район үзәк больницасында эпидемиягә каршы санитария чаралары кертелде. Бу чорда район үзәк больницасында дәваланучылар белән аралашу чикләнә", - дип хәбәр итәләр район үзәк больницасыннан.

"Яңа елны яңача..."

"Узган атнаның ял көннәреннән алып, 8 гыйнварга кадәр аралыкта 5 шофер исерек килеш машина йөрт­кәндә тоткарланды. Араларында яшьләр дә бар. Исерек килеш руль артына утырган өчен закон бик кырыс, шуңа да әлеге шоферларны быелгы яңа елны яңача - машина йөртү таныклыгыннан башка башларга туры киләчәк", - дип кисәтә һәм дә хәбәр итә ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе инспекторы Фәнил Муллагалиев.

"хезмәт хакы һәм стажы турында"

Узган ел район архив бүлегенә 750 кешегә соратып алу буенча мөрәҗәгать кергән, күпчелеге шуларның хезмәт хакын һәм дә хезмәт стажын күрсәткән белешмәләр. Шулай ук район архив бүлегенә Лотфуллин Һидият Лотфулла улының шәхси документлары алынган. "Ул Югары Көек авылыннан, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән укытучыларның берсе. Быелгы елда әлегә бары ике генә мөрәҗәгать керде", - дип хәбәр итте район архив бүлеге җитәкчесе Роза Фидаева.

Авылларда тынычлык

"Аллага шөкер, җирлегебез авылларында тынычлык. Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрдек. Яллар вакытында кизү тордык. Чүпләр түгелде, сулар бар. Тик менә Боз сараендагы Елка төбендәге бозларны җимерергә дә өлгергәннәр, халык бәйрәм каршыласын, балалар ял итсен дип зыкы суыкта күпме кеше тарафыннан төзелгән бу матурлыкны җимерергә түгел, сакларга кирәк", - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев