Клуб кирәк икән
Ни әйтсәң дә, авылга клуб (хәзергечә әйтсәк, мәдәният йорты) кирәк икән. Инде ике ел клубсыз яшәгән Иске Мәңгәр халкы моны күптән аңлады. Ярый, башлангыч мәктәп ябылуга сәбәп бар - балалар аз диләр. Ә инде иң гади уңайлыклары булган клуб ачылып, аның мөдиренең эшләргә теләге, сәләте бар икән - биредә халык...
Ни әйтсәң дә, авылга клуб (хәзергечә әйтсәк, мәдәният йорты) кирәк икән.
Инде ике ел клубсыз яшәгән Иске Мәңгәр халкы моны күптән аңлады. Ярый, башлангыч мәктәп ябылуга сәбәп бар - балалар аз диләр. Ә инде иң гади уңайлыклары булган клуб ачылып, аның мөдиренең эшләргә теләге, сәләте бар икән - биредә халык саны әллә ни роль уйнамыйдыр. Кешеләр җыелмый калмас иде, чөнки соңгы вакытта телевизор-компьютерлардан, андагы куркыныч хәбәрләрдән арып-туеп барабыз, артистларыбыз да үзебезнең авыл үзешчәннәреннән әллә ни артык җырламый шикелле. Янәшә авылларда шундый-шундый мәдәни чаралар үтте дигән хәбәрләр дә кызыктырып җибәрә. Шуңа күрә, озакламый клуб ачыласы икән, Олы Мәңгәр егете Шакиров Альфир эшли башлыйсы икән дигән хәбәр күңелләргә җылы салды. Җитмәсә, әнисе белән бергәләп, инде ике ел ябык торган клубны чистарта-буйый да башладылар. Ә инде 17 октябрь көнне, хәтер көнен билгеләү уңаеннан, шушы нигездән чыккан әрвахлар рухына да догалар кылыйк дип, әби-апаларны чиста (әмма суык) клубка Коръән ашына чакырдылар.
Безнең өчен көтелмәгән, әле авыл тарихында беренче тапкыр шундый шаккатмалы вакыйга булды бу. Чөнки бу нигездә 1931 елга кадәр авылның имамы Әмиров Закирҗан Җәләлетдин улы һәм аның ишле гаиләсе яшәгән. Клуб ишегалдын элегрәк "мулла бакчасы" дип йөртәләр иде, хәзер моны берничә генә кеше исенә төшерде. 1931 елның башында, советка каршы эшчәнлек алып барган дип, 63 яшьлек Закирҗан хәзрәтне кулга алалар, гаиләсен куып чыгарып, йорт-җирен, мәдрәсә ролен үтәгән бинаны, каралтыларын колхоз идарәсе, клуб, колхозның беренче сыер фермасы, складлар итеп файдаланалар. Тикшеренүләр озакка сузыла, Закирҗан хәзрәт шул ук ел ахырында төрмәдә авырып (кем белә инде!) үлә, 1989 елда аклана. Аның исеме Кол Шәриф мәчетендә дә бар. Авылда якын туганнары калмаган, гаиләсе Урта Азия якларына чыгып киткән, алай да Бөек Ватан сугышында һәлак булган бер улы - Яхъя Әмировның исеме Хәтер китабына кертелгән икән, авылдагы обелискка да язылган. Сугышта үлгән икенче улы Габделхакның исеме Хәтер китабына да кертелмәгән.
Шулай итеп, авыл тарихында беренче тапкыр, репрессияләр корбаны Закирҗан хәзрәт һәм аның гаиләсе рухына ачыктан-ачык җыелып дога кылдык (ирешсен генә инде). Шул ук репрессиягә эләгеп, 1937 елда атып үтерелгән икенче имамыбыз - Шаһиәхмәт улы Ибраһим хәзрәт рухына багышлап та, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз рухына һәм канлы 1552 елда шәһит киткәннәр рухына багышлап та догалар укыдык. Моннан соң да аларны догадан калдырмаска тырышырбыз дип уйлыйбыз. Шулай итеп, яңа эшкә керешкән тырыш егетебез Альфир белән аның әнисе Гөлсинә шундый саваплы изге эшне башлап җибәрүгә сәбәпче булдылар. Клубта үткәрелгән беренче чаралары ук күңелләрне үзгәртеп җибәрде. Чыннан да, авылга клуб бик кирәк икән!
Аларга бик зур рәхмәтләр инде, хәвеф-хәтәрсез эшләсеннәр, ансамбльләр үк оештырмасак та, Альфирга кулдан килгәнчә булышып торырбыз дип вәгьдәләр бирдек. Пенсионер әбиләрнең клубка чыкмый калмабыз дигән сүзләре яшь егеткә бераз кызык та тоелгандыр бәлки, тик кем белә, Бураново әбиләре әле бездән дә картрак иде...
Шулай да, Альфир да, без дә булдыра алмый торган бер "ни" бар: клубка әле һаман да җылылык кертелмәгән. Монысын авыл җирлеге хәл итәдерме, районның мәдәният бүлегеме, тагын башка берәүме - ачыклыйсы һәм тизрәк эшлисе иде инде. Быел да салкын килеш калса, анда берәү дә эшли алмаячак. Шуңа күрә күңелләргә тагын борчу керде, клуб стеналарында Гөлсинә белән Альфир бик тырышып җыеп бетергән күгәрекләр тагын чыгып, кешеләр күңеленә үк утырмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев