Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм – матурлыкка бай авыл

Авылның иң матур чагы - сентябрь ае дыр ул. Шаулап торган басуларда комбайннар гөрелтесенә, бакча тулы яшелчәсенә, агачта эленеп торган алма исенә, мәктәпкә белем алырга ашыгучы укучылары, укытучылары белән дә матур ул. Күәм авылына килеп керүгә иң беренче чәчәккә күмелеп утырган йортларга игътибар итәсең. Ә шул матурлыкка авылның күрке булган...

Авылның иң матур чагы - сентябрь ае дыр ул. Шаулап торган басуларда комбайннар гөрелтесенә, бакча тулы яшелчәсенә, агачта эленеп торган алма исенә, мәктәпкә белем алырга ашыгучы укучылары, укытучылары белән дә матур ул. Күәм авылына килеп керүгә иң беренче чәчәккә күмелеп утырган йортларга игътибар итәсең. Ә шул матурлыкка авылның күрке булган заманча капиталь ремонт ясалган мәктәбе, балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган спорт мәйданчыгы, төзелеп килүче мәдәният йорты, 3 урам аша үтүче асфальт юлы белән дә матур дыр ул. Ә шул матурлыкны кем тудыра соң? Әлбәттә җитәкчеләр, хезмәт сөюче авыл халкы. Авыл җирлегендә иң борчыган мәсьәлә булып ул - юллар.Чөнки ата-ана баласын бакчага, мәктәпкә илтәме, үзе эшкә барамы, шул юллар аша үтә. Менә хәзер авыл халкының иң куаңганы мәчет, бакча, мәктәп капкасына кадәр килүче асфальт юллары дыр ул. Дөрестән дә, Белем көнендә кулга чәчәк бәйләмнәре тоткан нәни укучыларыбызның, шат йөзле ата-аналарның шул юлдан атлап килүләре иң бәхетле мизгелләре бит. Хәзер шул аша Каенсар, Әйшияз, Дусым укучылары да автобуста килә. Сүз дә юк, бәлки башка урамнарга да асфальт җәелер, чөнки "Авыл юллары" программасы 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Ә шул юлларны саклап тоту авыл халкыннан, үзебездән тора. Ләкин юл йөрү кагыйдәләренә дә игътибар итәргә кирәктер, чөнки шул юл аша балалар хәрәкәт итә. Димәк, авылны алга таба үстерү, шул матурлыкны тудыру безнең җитәкчеләребездән һәм үзебездән тора. Ә безгә республика җитәкчеләренә, бигрәк тә район башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимовка, "Татавтодор"ның эшчән, тырыш юл хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтебезне генә әйтәсе кала. Авылга ярдәм итү икътисадый мәсьәлә генә түгел, бәлки социаль мәсьәлә дер. Чөнки бик күп кенә җитәкчеләребез шул авыл җирлегеннән, авыл укытучылары белем бирүдән чыккан кешеләр бит. Димәк, заманча мәктәптә, заманча авылда яшәү бездә авыл укытучыларында киләчәккә өмет уята, нәтиҗәле эшчәнлеккә этәргеч бирә. Киләсе елга да асфальт юллардан гына атлап, мәдәният йортларында зур концертлар, театрлар да карарга насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев