Күәм мәдәният йортында участок инспекторы халык белән очрашты
Күәм авылы мәдәният йортында "Закон һәм тәртип" темасы астында очрашу үтте. Участок инспекторы полиция капитаны Сабиров Фәнил Фәрит улының еллык отчеты тыңланды. Фәнил Фәрит улы әлеге учатоктагы эшнең барышы белән таныштырды. Шул ул вакытта халыкны уяу булырга чакырды. Дөньяда күзәтелеп торган террорчылык очраклары, безгә дә игътибарлырак булырга кирәклегенә ишарә. Соңгы...
Күәм авылы мәдәният йортында "Закон һәм тәртип" темасы астында очрашу үтте. Участок инспекторы полиция капитаны Сабиров Фәнил Фәрит улының еллык отчеты тыңланды. Фәнил Фәрит улы әлеге учатоктагы эшнең барышы белән таныштырды. Шул ул вакытта халыкны уяу булырга чакырды. Дөньяда күзәтелеп торган террорчылык очраклары, безгә дә игътибарлырак булырга кирәклегенә ишарә. Соңгы елларда авылларга төрле җирдән кайтучылар да күбәеп китте. Аларны күз уңыннан югалтмаска. Шикләнгән очракта полиция бүлегенә 2-15-75 яки 02 телефонына хәбәр итәргә кирәклеген әйтте.
"Очрашу барышында ул халыкның кызыксындырган күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Очрашу эшлекле һәм җанлы рәвештә узды", - дип хәбәр итә авылның мәдәният йорты директоры Фәрит Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев