Күәм мәктәбендә “Шәфкатьлелек” марафонына әзерлек башланган
Күәм мәктәбендә ел саен уздыра торган "Шәфкатьлелек марафоны"на әзерлек башланган. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гиззатова бу хакта шатланып хәбәр итте.
Мәктәптәге 11 сыйныф та график нигезендә "Тәмле көн" - ярминкә уздыра. Ни өчен "Тәмле көн" дип гаҗәпләнәсездер. Эш шунда, бу көнне ярминкәдә күбесенчә пешкән ризыклар - камыр әйберләре саталар икән. Ярминкәдән кергән акчалар булачак "Шәфкатьлелек марафоны"на тапшырыла. Моннан тыш, бәйләгән-теккән кул эшләрен дә аерым җыеп, республикадагы төрле балалар йортларына тапшырырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев