Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм мәктәбенең алыштыргысызы

Күәм урта мәктәбенең - алыштыргысыз, хезмәт коллективының - хөрмәтле, укучы балаларның яраткан укытучысы, авылдашлары өчен һәрвакыт ихтирамга лаек Айсылу Мөбәракҗан кызы Хәбибуллинага 55 яшь тулды!

Айсылу апай сезнең өчен

Төн буе шигырь яздым,

Әкият сылуына тиң,

Матур сүзләр эзләдем.

Математика фәнен сез

Су кебек тиз эчәсез.

Гаиләдә дә үрнәк әни

Бар эшне дә беләсез.

Айсылу - чыдам,

Айсылу - тапкыр,

Айсылу - сылу диләр.

Сау-сәламәт яши күрсен

Айсылу апа кебекләр.

Гаилә белән мәктәпне дә

Тиз берләштерә белә,

Аңламый аптырап торсаң,

Киңәшне бик тиз бирә.

Ак яулыклы әбинең дә,

Ак сакаллы картның да,

Тарихи буын чылбырын

Бер мизгелдә булдыра.

Кирәк чакта көрәшче дә,

Киңәшче дә ул -менә!

Авырып киткән кешегә

Менә дигән табибә!

Тәмле телле, алтын куллы

Сабырлыкның үрнәге.

Профсоюзны җитәкли бит

Алыштыргысыз мәңге.

Даһи, илһам-каләм белән

Җиңел идарә итә.

Җирле үзидарә вәкилен

Җиңел генә биетә.

Йокысыз төннәре күп

Укучым дип кайгыра,

Һәрберсенең гаиләсендә

Тынычлыкны булдыра.

Ай туганда - туган икән,

Көтеп алган кыз бала.

Әти-әнисе өчен дә

Мәрхәмәтле бу бала.

Олыны - олы итәргә,

Кечене дә танырга,

Өйрәтә хәзер үзе дә

Оныгын Эмилне дә.

55 яшь - яшь мени ул?

Елмаеп яшә әле.

Тормыш та бит 55тә

Башлана гына әле.

Сәламәтлек сезгә апа.

Тыныч дөнья, күп акча,

Укучыларыгыз өчен

Кызармагыз беркайчан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев