Күәмдә мәче хуҗасына ташланган
Август аенда районда 2 котыру очрагы расланды.
Берсе - Олы Әтнәдә, бу хакта язган идек инде. Күәмдә дә мәчеләре хуҗаларына ташланган. Соңыннан мәченең котырган булуы ачыкланган. "Бу урамда да карантин игълан ителә", - дип хәбәр иттеләр ветстанциядән. Әйтүләренчә, киләсе атнадан авылларга, шәхси хуҗалык терлекләренә украга каршы укол кадарга чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев