Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәмдә: саваплы һәм күңелле

Хаҗ гамәлләрен башкарып, исән-сау әйләнеп кайту хөрмәтенә Күәм мәчетендә дә Коръән ашы уздырдылар.

Чарага җыелучыларның күплегенә, тирә-як авыллардан кунаклар да булуга караганда, Күәмдә Ислам диненә тартылу көннән-көн көчәя. Арада яшьләр шактый, хәтта сабыйлар да бар иде.

Шунысы да игътибарга лаек, быел гына авыл мәчетендә Коръән ашына өченче тапкыр җыелдык. Беренче чиратта хаҗия, мөгаллимә РафисәФазылҗанова тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Үзе оештыра, кирәк-хәстәре артыннан да үзе чаба. Шәкертләре дә теләп булышалар.

Ә бәйрәмгә килсәк, башта вәгазьләү өлеше узды. Хаҗилар үз башларыннан кичергән маҗаралар, Хаҗ кылулары хакында сөйләделәр. Кыскасы, гаять саваплы һәм күңелле чара узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев