Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Җәмгыять

“Күәмгә кайткан кебек булдым...”

Газетабызның 5 апрель санында "Флера апаның Күәмне күрәсе килә" дип язган идем. Шалтыратучылар да, кызыксынучылар да күп булды. Җан сыкравы тән авыр­туына караганда күпкә яманрак. Тән сыр­хавын дәвалап була, ә менә җанны... Тормышта күп вакыт абынганда, юллар чатында калганда бөтенләй чит кешеләр терәк булып иңен куя. Минзәлә районының Ми­яш авылында...

Газетабызның 5 апрель санында "Флера апаның Күәмне күрәсе килә" дип язган идем. Шалтыратучылар да, кызыксынучылар да күп булды.

Җан сыкравы тән авыр­туына караганда күпкә яманрак. Тән сыр­хавын дәвалап була, ә менә җанны... Тормышта күп вакыт абынганда, юллар чатында калганда бөтенләй чит кешеләр терәк булып иңен куя. Минзәлә районының Ми­яш авылында гомер итү­че Флера апа Хәбибул­лина турында язганда кеше кайгысына игътибар итәрләрме дип уйладым. Мәкалә ба­сылып чыгуга, авылдаш­лар­ның бер-бер артлы шал­тыратып үзләренә дә­шүләре... - киң кү­ңелле­лекнең бер үрнәге тү­гелмени?! Беренче булып шалтыраткан Әми­нә апа Хәсбиуллина­ның сүзләрен гел уйлап йөрим. "Мин хәтер­лим Флераны, без ара­лаша идек. Киткәненә 70 ел түгел әле аның, миңа 72 яшь, 60-65 ел бардыр. Алар Күәм авылының урта бер тирәсендә яшәделәр, Исхак Ильяслары тирәсе дип беләм. Гөл­сем апа күршеләре иде. Бик тилмереп яшәделәр. Ягар өчен идән сай­гакларын сүттеләр. Фәйрүзә апа бик авырды. Шулай бер баруымда Флера елый, ашарга юк, тотарларына акча да юк. Фәйрүзә апа кызына әтисе Сибгатулла янына барырга куша, анысы гаиләсен, балаларын калдырып икенче хатынга китте. Хатын-кызның чаклыгын күр, сеңелем, керткән бит үзенә, кайт гаиләңә, дип куып кайтармаган. "Бар, атаң янына мен, акча сора, оялма, атаң ич ул синең..." - дигәнен хәтерлим. Йөрәгем әрни аның өчен, Флераны авылдан китте дә бик бәхетле яши дип белә идек. Авылда туганнары юк инде хәзер. Кайтса безгә керә ала", - дигән иде ул. Нурания апа, Рәдинә апа... барыгызны да санап тормыйм, киң күңелегез өчен рәхмәт. Яңа Шашыдан Күәм кызы Зөлфия Гиниятуллина шалтыратып, Флера апаның үзе белән сөйләште, "Кайтсын, кунак итеп җибәрәм. Муллагали абыйны бактык. Флера апа бер ун ел элек безгә кайтып торып китте, Әлфия, Сөембикә апалар белән Күәмгә барып, әти-әниләренең каберлә­рен эзләп табып, ферма кы­рыендагы зиратта зыярәт кылып кайттык. Балалары бар, барысының да кайда икәнлекләрен беләм, элемтәдә торам", - дип, гаҗәпкә калдырды. Барыгызның да әйткән сүзләрегезне Флера апаны тәрбияләүче социаль хезмәткәргә - Зөлфиягә җиткердем. "Флера апа турында авылдашларына җиткерүегез өчен "Әтнә таңы"на, сезгә зур рәхмәт. Аның тормыш юлы - яшь чагы да, хәзергесе дә җиңел түгел. Флера апаларда булдым, күәмнәрнең әйткән сүзләрен, сез язганнарны җиткереп сөйләдем, укып күрсәттем. Флера апа күңеле тулып елап алды, рәхмәтләр укыды. Тукай белән бер диярлек ул күргәннәр, "Бала карарга да алып киткәннәр иде, 5-6 айдан җәяүләп качып кайттым Күәмгә", дип сөйли. Биш баласы бар иде Флера апаның. Абузә абый белән, ике ел элек, олы кызы үлде. Бер кызы Кама Аланында яши, икесе Чаллыда, олы улы - Минзәләдә. Флера апа бронхиаль астма белән чирли. "Бу җәйдә баралсам яхшы булыр иде дә, сәламәтлегем юк. Авылдашларым турында ишеткәч, Күәмгә кайтып килгән күк булдым. Барыгызга да рәхмәт дип әйтергә кушты Флера апа", - ди аны караучы. "Флера апа ничәнче елгы булды икән ул?", - дип сораучы күп булды. 1939 елның 17 февралендә туа Флера апа. Зөлфия Флера апаның яшь вакыттагы фоторәсемен зурайту артыннан йөри иде, безгә дә җибәргән. Кемнән кемнән, әмма тәрбияләүче хезмәткәрдән уңган ул. Зөлфия шулкадәр хөрмәт белән сөйли Флера апа турында... Карагыз, исегезгә төштеме? Авылдашларым­ның кү­ңел биеклеге, киңлеге үзебезгә генә түгел, Мин­зәлә халкына да җитте. Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев