Күнгәрнең бу йортында бәхет яши
Күңгәр авылында яшәүче Нурсөя һәм Динарт Галиевларның өенә кергәч, күңелгә әнә шундый уй килде. Илле биш елдан артык иңне иңгә куеп, бер эш көнен дә калдырмыйча, балаларын үстергән, йорт-җирен алып барган әлеге гаиләгә сокланмый мөмкин дә түгел. Бер-берсенә матур итеп эндәшүләре, ихластан сөйләшүләре, күтәренке күңелләре белән үзләренә җәлеп итә торганнардан...
Күңгәр авылында яшәүче Нурсөя һәм Динарт Галиевларның өенә кергәч, күңелгә әнә шундый уй килде.
Илле биш елдан артык иңне иңгә куеп, бер эш көнен дә калдырмыйча, балаларын үстергән, йорт-җирен алып барган әлеге гаиләгә сокланмый мөмкин дә түгел. Бер-берсенә матур итеп эндәшүләре, ихластан сөйләшүләре, күтәренке күңелләре белән үзләренә җәлеп итә торганнардан алар.
Моннан бик күп еллар элек, Күшәр авылында, бик булган гаиләдә икенче булып кыз бала дөньяга килә. Аңа Нурсөя дип исем кушалар. Кыз чыннан да бик нурлы, чибәр булып үсеп җитә. Тезләренә җиткән кара толымлы бу матуркайга күпләр соклангандыр. Әмма күрше авылыннан клубка төшеп йөргән Динарт барысыннан да өлгеррәк була. Егеткәйгә 19 яшь кенә булса да, ул үзеннән өлкәнрәкләр арасында да зур хөрмәттә йөри. Чөнки гармунда уйный. Аларның бер-берсен якын итүләренә әнә шул гармун да сәбәпче булмады микән әле. Алга китеп әйтим, әлеге Вараксин тальяны бу гаиләдә әле һаман да кадерле ядкарь. Янгын вакытында зыян килгәч, уллары Казанда ремонтлатып алып кайтып бирәләр. Динарт абыйның шулай җыр-моңга гашыйк булуының да үз сәбәпләре бар. Сабый чактан күңеле китек була аның. 1939 елда дөньяга килгән малайның әтисе сугышта һәлак була. Җиде яшь булганда газиз әнисе дә дөнья куя. Дөм- ятим калган сабыйны дөньяны болгаткан сугыш җилләренең кайтавазы кайларга илтеп ташлаган булыр иде, тик бәхетенә күрә әтисенең бертуган апасы белән җизнәсе олы миһербанлык күрсәтеп, аңа әти белән әни булалар. Үзләренең балалары булмаганлыктан, бар күңел җылысын, назын шушы сабыйга багышлыйлар алар.
18 яше дә тулмаган Нурсөя дә менә шулар нигезенә килен булып төшә. Дөресрәге, әле үзе дә яңа 19н тутырган Динарт урлап алып кайта аны. "Бигрәк яшь булгансыз. Эх, бик иртә чыктым дип үкенгән чакларыгыз булмадымы," - дип кызыксынам Нурсөя ападан.
- Дөнья булгач, үкенгән чаклар да булгандыр инде... Тавышлангабыздыр да... Тик барыбер соңгы сүзләрне әйтешмәдек. Аннары без һаман да шул булсын дип эшләдек, яшәдек. Динарт гомер буе тракторда эшләде. Мин - колхозда. Ул елларда эш бик авыр иде. Икешәр гектар бәрәңге алу, дисеңме, борчак урумы... Ярый әле янда ярдәмгә әби белән бабай булды. Балаларны бик караштылар.
Балалар димәктән, ике кыз, ике егет тәрбияләп үстереп, тормыш юлына чыгаралар алар. Иң олы кызларына да инде илле биш яшь. Фәридә ханым гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.Аннан соңгы уллары Фәрит белән Ринат гаиләләре белән башка чыгып, шушы ук авылда яшәп яталар. Кече кызлары Миләүшә Иске Йогып авылында кияүдә. Балаларын да, килен-кияүләрен дә бары тик яхшы яктан гына искә алды Нурсөя апа. Яшьләй тормыш корып, шушылай озак яшәүнең серләрен сорыйм.
- Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ачу килгән чаклар күп була. Тик шулай да сабыр булырга кирәк. Кызларыма да гел әйтеп торам, кирәксә- кирәкмәсә чәпчеп, тавыш чыгармагыз,- дим. Хәзер яшьләр сабырсызрак, бер-берсенә тавыш күтәреп, ямьсезләнергә генә торалар. Иң мөһиме - бер- береңне хөрмәт итү. Яшь чакта бик игътибар ителмәгән. Булсын, дип эшләгәнбез дә эшләгәнбез. Олыгая барган саен бер-береңнең кадере арта икән.
Балаларын очырган кошлар кебек, төп нигездә икесе генә калган хәзер алар. Тик балалары һәрчак шалтыратып,атна саен кайтып хәлләрен белеп торалар. Әле мин барында да кодагыйлары шалтыратып, хәл-әхвәлләрен сорашып алды. Буш вакытларында Нурсөя апа бәйли. Сыерларын да әле быел гына бетергәннәр, тик шулай да ит өчен хайван асрыйлар. Нурсөя апа үзе дә җыр-моңга гашыйк кеше. Бар җырчыны да исемләп белә. Оныклары әле генә "Пирамидага", Ришат Хуҗиәхмәтов концертына билет алып, кунакка чакырганнар. Булган, тырыш, яшәүдән ямь табып яшәгән әлеге гаиләгә күпләребез өчен үрнәктер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев