Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа укучылары - конференция җиңүчеләре

Казан шәһәренең "В. А. Григорьев исемендәге 81нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV төбәкара фәнни-эзләнү укулары" булып узды, дип хәбәр итә Комыргуҗа мәктәбе укытучысы Гөлшат Фәхреева.

Конференциягә Татарстаннан тыш Мари Иле, Чуваш, Удмурт Республикаларыннан, Ульян, Самара, Саратов өлкәләреннән 800дән артык эш тәкьдим ителгән.

Бу дәрәҗәле конференциядә Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Ибраһимов Илфар "Комыргуҗа авылы җирлеге гидронимнары" (җитәкчесе география укытучысы Миннебаев Р. Х.) дигән темага чыгыш ясап II дәрәҗәле, ә 10 сыйныф укучысы Минлахметова Айзилә "1897 елгы Халык санын алу һәм Әтнә төбәге" (җитәкчесе Шәрәфетдинова А. Р.) дигән темага чыгыш ясап III дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә унышлар теләп калабыз.

ФОТОда безнекеләрне КФУның өлкән укытучысы Валиев Марат Ринад улы һәм КФУ профессоры Гайсин Илгизар Тимергали улы белән бергә күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев