Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конэрс, микс – фриз – груп...

Тимбилдинг, классбилдинг, микс - пэа - шэа, таймд - пэа- шэа... Нинди телдә сөйләшә соң бу дисезме? Олы Мәңгәр урта мәктәбендә барган укытучыларның Сингапур укуларында әнә шулар турында аңлаттылар. Башта шикләнебрәк кабул ителсә дә, әлеге алым мәктәпләребезгә көннән көн ныграк үтеп кереп бара. Район мәктәпләре укытучылары әле бер, әле икенче...

Тимбилдинг, классбилдинг, микс - пэа - шэа, таймд - пэа- шэа... Нинди телдә сөйләшә соң бу дисезме? Олы Мәңгәр урта мәктәбендә барган укытучыларның Сингапур укуларында әнә шулар турында аңлаттылар.

Башта шикләнебрәк кабул ителсә дә, әлеге алым мәктәпләребезгә көннән көн ныграк үтеп кереп бара. Район мәктәпләре укытучылары әле бер, әле икенче мәктәптә җыелып, үзләре укучы роленә кереп, белемнәрен тагын да тирәнәйтәләр. Тренер укытучылар - Олы Әтнә мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлназ Әхмәтова,Күңгәр мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зөһрә Госманова, Яңа Шашы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айсылу Сабирова һәм аларның җитәкчеләре , мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Хөснетдинова биредә Күәм, Иске Өҗем һәм Олы Мәңгәр мәктәбе укытучыларына "белем" бирделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, алар барысы да Сингапур алымы буенча махсус тренингта укып кайтучылар.

"Уйлыйлар, уйныйлар, уен барышында фикер алышалар. Әлеге алымда аеруча аралашуга зур игътибар бирелә", - дип дәрес турында фикерләре белән уртаклашты Алсу Мөсалим кызы. Дөрестән дә, читтән карап торганда дәрес уен барышын хәтерләтә. Әмма бу беренче карашка гына. Чынлыкта исә, мондый уеннар артында балаларны кызыксындырып, бергәләп дәрескә тарту мөмкинлеге яшеренгән.

Укытучылары аңлатып киткәннән соң, "укучылар" яңа өйрәнгән системаны үзләре укыткан фәнннән дәресләр алып барганда ничек кулланырга мөкин булуы турында фикерләрен җиткерәләр. Уйлар өчен аларга бер минут вакыт бирелә. Һәм билгеле инде, төп игътибар укучыларның аерым яки группалап кына түгел, ә команда юлы белән, бергәләп уйлашып, уртак фикергә килүләре зур игътибарга лаек. Димәк, бер укучының уңышы - аның үзенеке генә түгел, гомуми команданыкы булып тора.

Биредә укулар ике көн барачак. Шунсын да әйтергә кирәк, нәкъ шундый ук укулар алдагы көннәрдә. Олы Әтнә урта мәктәбендә дә булып узды. Аларда Күлле Киме, Түбән Көек һәм Олы Әтнә мәктәбе укытучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев