Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Котлыйбыз!

Күлле Киме авылында яшәүче яраткан әниебез, дәү әниебез Галләмова Наилә Газим кызының 25 май көнне 65 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык­лар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шундый көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның...

Күлле Киме авылында яшәүче яраткан әниебез, дәү әниебез Галләмова Наилә Газим кызының 25 май көнне 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык­лар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шундый көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен Ходай! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Исән генә бул син, әниебез!
Сызламасын аяк-кулларың.
Син бәхетле һәм таза-сау булсаң,
Безгә нәрсә кирәк соң тагын?!
Кыз бала ул, «Әни!» диеп яши.
Әллә үзе әни булганга.
Мәңге яшь һәм тыныч күңел белән,
Яшә иң кадерлебез син дөньяда.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең,
кызларың, киявең, оныгың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев