Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күпне күрергә туры килде”

Өшкәтә авылыннан Бәгъдия Нигъмәтҗановага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бәгъдия апа үзе бүгенге көндә Казан шәһәрендә, кызы гаиләсендә гомер кичерә. Олы юбилее уңаеннан, ул газета укучыларыбыз белән үзенең башыннан кичкәннәре бе­лән уртаклашты. "Әние­­безгә авырту тиде, дип башлаган ул үзенең яз­­масын. "Бәрәңгебез бик уңды, минем башыма бу", дип юрады әни. Шул...

Өшкәтә авылыннан Бәгъдия Нигъмәтҗановага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Бәгъдия апа үзе бүгенге көндә Казан шәһәрендә, кызы гаиләсендә гомер кичерә. Олы юбилее уңаеннан, ул газета укучыларыбыз белән үзенең башыннан кичкәннәре бе­лән уртаклашты. "Әние­­безгә авырту тиде, дип башлаган ул үзенең яз­­масын. "Бәрәңгебез бик уңды, минем башыма бу", дип юрады әни. Шул елны җәй уртасында су­­гыш башланган иде. Ноябрь­нең 30да әниебез үлде. Әнинең үлемен бик авыр кичердек. Кечкенә сеңлем Фәниягә, аңа 4 яшь иде, әнине кунакка китте дип әйткән идек. Әнине эзләргә алып чыгып китте - таба гына алмадык. Зират янына кайтып җиткәч, әнинең каберен күрсәттем. Елый-елый язларны җиткердек. Әтигә ул вакытта 48 яшь иде. Әти Герман сугышында катнашкан ке­ше. Сугыш вакытында бик озак сазлыкта ятарга туры килгән. Солдатларның кайсы - тешсез, кайсы - аяксыз калган. Әтине Ленинград шәһәре сырхауханәсендә 4 ай дә­ва­лаганнар. Аны Казанга алып киттеләр. Ул Казан белән Паратский арасын­дагы юлны салуда эшләде.
1942 елны бәрәңге уңмады. Күрше Марида уңыш әйбәт иде. Үзебезнең кибеттән тоз алып, Ма­риның зур гына бер авылында, өй борынча, "Тоз кирәкмиме?", дип соранып йөрдек. Марида тоз кадерле иде ул вакытта. Әнә шулай тоз­ны бәрәңгегә алыштырдык. Бик күпне күрергә туры килде. Бервакытны күршеләр белән Казанга барырга сөйләштек. Көн бик болытлы иде. Күршеләр мине көтмичә китеп барганнар. Артларыннан куып җитәрмен дип, мин дә юлга чыктым. Бер мәлне карасам, янымнан бүре бара. Башта яннан барды, аннан соң артка чыкты. Бераздан утырып ук калды. Ул курыканны белсәгез?!
Күп төрле эш башкарыр­га туры килде. Көз көне бирә алган кешеләрдән бәрәңге җыела иде. Шул бәрәңгене кичтән бер капчык тутырып алып чыгып куя идек тә, иртәнге 4тә Алат спирт заводына илтә идек. Караңгы-яктылы барып җитә идек. Коркачык заготзернасыннан карабодай ташыдык. Анда эшкә яраклы бөтен кеше катнашты. Ике мәртәбә карлы-бозлы вакытта, дүрт мәртәбә җир кипкәч алып кайттык. Миңа ул вакытта 15 яшь иде.
Дүрт ел плугарь булып эшләдем. Тракторның радиаторы ага иде. Шуңа өч җиргә бочка белән су куялар. Сукалый башлагач, ул бочкалар басуның эчендәрәк кала иделәр. Трактор якыная башлауга, бочкадан чиләккә су тутырып, трактор янына йөгерәм. Тракторның тагын берсе сукалый, чәчә, тырма өстенә аркылы тәртә куйганнар да, тыр­малап та бара. Җир башында трактор борыла да, теге тырма каплана. Аны кире каплап салырга кирәк. Бу да миңа.
Тракторда эшләүчеләр бар да хатын-кызлар. Эшләүчеләргә ашарга басуда әзерли идек. Колхозда нинди эш бар барын да эшләдек: сарык йонын да алдык, тиресен дә чыгардык, көрәк белән бәрәңгесен дә алдык. Сугыш беткән көнне дә трактор белән басуда каршы алдык..."
Бәгъдия апа дүрт балага тормыш бүләк итә. Өч кыз һәм бер егет барысы да белемле, тырыш кешеләр. Балаларының кадер-хөрмәтендә, олыгайган көннәрендә аларның игелеген күреп гомер кичерә ул. Әле дә зирәк, зиһенле. Киләчәктә дә шулай якыннарын куандырып, киңәшче һәм терәк булып, сәламәт булып яшәргә язсын аңа.
Язма Бәрәскә ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева ярдәме белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев