Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпне күргән халык без

Күпне күргән инде халык. Үзәккә үткәне сугыш еллары. Сугыштан соңгы еллар да истән чыкмый. Ни ашарга, ни ягарга, ни кием юк кияргә. Сугыш чоры балаларына нык эләкте сугыш чоры ачысын татырга, ә сугыштан соң безнең малай чак. Хәер эстәп йөрүчеләр дә булды бу чорда. Бик карт бабай «Курамша Сәмигы» дигән...

Күпне күргән инде халык. Үзәккә үткәне сугыш еллары. Сугыштан соңгы еллар да истән чыкмый. Ни ашарга, ни ягарга, ни кием юк кияргә. Сугыш чоры балаларына нык эләкте сугыш чоры ачысын татырга, ә сугыштан соң безнең малай чак. Хәер эстәп йөрүчеләр дә булды бу чорда.

Бик карт бабай «Курамша Сәмигы» дигән бабайны гел искә алам мин. Йөрәгем бик сызлый мондый язмышлы картларны искә алып. Сүзем дога булып ирешсен, урыннары җәннәттә булсын, дип телим аларга.

1966 елда «Пенсия» бирә башладылар. Әнием мәрхүмәгә дә туры килде, бу кадерле 12 сумны алырга. Бик шатланды әби-бабайлар ул вакытта. Ә хәзер пенсияләр гел үсештә. 15-20 меңләп алучылар да бар. Өлкәннәр арасында (медицина группасы) алучылар да күп, хәйран сәламәтләре дә - группада. Пенсиягә өстәлеп килә акчалары, Ходаем күпсенмәсен инде, тормышлар мулдан, өстәлләр ризык белән тулы. Нәрсә ашарга теләсәң шул бар. Нәрсә кисәң шул бар, Аллага шөкер, әби-бабайларыбыз сиксән яшьне узып, туксан яшьне йөгәнли башлады. Киләчәктә 100 яшь тә яңалык булмас, бирсен Ходай.

Элек 90 яшь бик сирәк кешегә генә эләкте. Элек 75 яшьтән бик узмадылар. Тормыш муллыгы нәтиҗәсе 90-95 яшькә җитәләр хәзер. Ризыклардан гаеп эзлибез. Икмәктән гаеп табучылар да очрый. Көферлегебез килмәсен инде. Безнең авылга якын Мари авылы бар иде. Йомыш төшеп әни белән шунда киттек. Әнигә мин дә иярдем. Әнинең белгән Ольга апай янына туктадык. Ул мине күреп: "Тукта бу кечкенә улыма ипи алып чыгыйм әле", - дип өенә кереп китте. Бик озак көттек аны. Әни исә: "Булмады бу. Әйдә, улым, кайтыйк. Малайлары ашап бетергәндер ипине", - дип кайтырга чыктык.

Бүгенге көндә терлек асрау да җайланды. Сыерларга "субсидия" бирәләр. Саламны китереп бирәләр. Җитәкчеләребез дә йомышларыбызны тыңларга тырышалар. Иң мөһиме ил күгебез аяз булсын. Сугышлар булмасын... - дип догада булыйк.

Равил Җәләев,

Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев