“Күпсенмик әле без...”
Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән? Килеп терәлдек, дисәләр генә инде. Ник дигәндә, "татар теле" дип язарга ярамый, "туган тел" дияргә кирәк. Чын үзебезчә җырларга ярамый, Европадан үрнәк алырга кирәк. Ярар, боларын йоттык, дөресрәге, йоттырдылар да ди, инде үз татарларыбыз, әдәби...
Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән? Килеп терәлдек, дисәләр генә инде. Ник дигәндә, "татар теле" дип язарга ярамый, "туган тел" дияргә кирәк. Чын үзебезчә җырларга ярамый, Европадан үрнәк алырга кирәк. Ярар, боларын йоттык, дөресрәге, йоттырдылар да ди, инде үз татарларыбыз, әдәби тел - ясалма тел, аннан арынырга кирәк, дип чаң суга. Мәгълүм бер пьеса каһарманына ияреп, җен ияләште безгә, өшкерергә кирәк, дигән көнгә калдык, билләһи!
Язучы Фәүзия Бәйрәмова да әнә шул фикердә. "Әллә нинди йогышлы чир бу! "Үзгәреш җиле" дип, милли моңны ботарлап ташладылар, аларның үкерүләрен карарга куркыныч иде! Әдәбиятка фахишә татар хатыны образы белән Гүзәл Яхина бәреп керде, шуның өчен ул күккә чөеп макталды. Укытырга катлаулы дип, галимнәр ничә еллар буе язган классик дәреслекләрне мәктәпләрдән чыгарып бәрделәр, аның артыннан татар теле үзе дә очты. Әдәби тел катлаулы дип, урам телендә язарга өнди башладылар... Инде Тукайны ничек кирәк, шулай боргычлыйлар, аннан җен малае ясадылар, каберендә рәнҗеп ятадыр инде милләткә..." - дип язды ул.
Анысы да монысы, әдәби тел тирәсендәге ыгы-зыгы март-апрель айларының иң яратып чәйнәлгән темасы - Тукай премиясенә дәгъва кылучыларга бәя бирүне дә оныттырды бит әле, җәмәгать. Быел нишләптер, вагаябыз, дип тә чаң сукмыйлар, зурдан кубып, бер-берсенә каршы котырту да, әйтте диярсез, фәлән җиңәчәк, дип ставка куюлар да күренми. Әллә инде, ничә ел тәртипкә салабыз дип лаф орып та, тәртипкә ирешә алмаганга кызыгы беттеме шунда, белмәссең.
Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Рафис Корбан аның тәртибен, кабул итү шартларын, комиссиясен үзгәртергә кирәк дип әйтә дә бит. Аны кем ишетә дә кем кымшана әле. Әлеге дә баягы, тәкъдимен әдәби телдә әйткәнгә күтәреп алмыйлардыр, дигән шик бар үзе.
Әдәби тел дигәннән, Тукай премиясенә кандидатларның берсе Камил Кәримов белән сөйләшәбез. Вагаябыз, ди ул да. Ләкин мин үз иҗатыма ышанам, ди. "Үзем үстергән алма бакчасына койма ярыгыннан кермим, ишектән керәм", - ди. Аның болай дип әйтергә тулы хакы бар. Берлеккә рәис итеп Данил Салиховны сайлагач, ул мөнбәрдән: "Тукай премиясе тирәсендә тәртипсезлекне бетерәбез", - дигән иде. Аныңча, кандидатлыкка берлек күрсәткән әдипләр генә барырга тиеш иде. Ничә ел үтте, бар да элеккечә калды. Берлек аша үтмәгәннәр башка оешмаларга бара һәм үтә дә.
Тукай премиясенә язучылар гына лаек булырга тиеш, дип сүз куертучылар да инде юк дәрәҗәсендә. Рәссамнарның үз премиясе бар, дип авыз ачкан идем мин дә, Камил Кәримов, алар болай да аз, күпсенмә, ди. Әле эшләр болай барса, чын рәссамнарны чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың, дип тә өсти.
Еш кына клип формасында уйлау дигән гыйбарәне ишетергә туры килә...
тулысынча укы - http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев