Көшкеләнеп йөрүме бу?..
Күңел төшенкелеге белән һәркем таныш. Барысы яхшы булганда да, күңел канәгать түгел. Чөнки соңрак "кара көннәр" килер дип фикер йөртә андый кеше. Моның сәбәпләре төрле. Озакка сузыламы ул, дәваланамы, әллә инде яшь коеп, мин кеше шикелле яши белмим дип үз эчеңә бикләнергәме? Табибка барыр идең, аңа хәлеңне ничек аңлатырга, син...
Күңел төшенкелеге белән һәркем таныш. Барысы яхшы булганда да, күңел канәгать түгел. Чөнки соңрак "кара көннәр" килер дип фикер йөртә андый кеше. Моның сәбәпләре төрле.
Озакка сузыламы ул, дәваланамы, әллә инде яшь коеп, мин кеше шикелле яши белмим дип үз эчеңә бикләнергәме? Табибка барыр идең, аңа хәлеңне ничек аңлатырга, син сәламәт, дип диагноз куеп, көшкеләнеп йөри шунда дисәләр....Сораулар күп һәм аларга җавапны да табибтан ишетәсе килә. Санитария -профилактика табибәсе Лилия Хәйруллина белән булган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм. Җавапларны исегездә калдырырга тырышыгыз. Тормыш булгач, бер булмаса бер кирәге чыгар.
- Күңел төшенкелегенә бирелмәү өчен иң элек гаеплелек хисеннән арыну бик мөһим. Психологлар раслаганча, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр үзләрен алда һәрвакыт ниндидер күңелсезлекләр көтә дип уйлыйлар, ә бу яңадан яңа тетрәнүләргә-стресска китерә. Күңел төшенкелеге белән көрәшү өчен, алдынгы фикерләү ысулларыннан файдаланырга кирәк, уңай хисләрне күбрәк алырга, үзеңдә тупларга, дөньяга тискәре карашны үзгәртү зарур. Тискәре күренешләр турында уйламау хәерле. Әйләнә-тирәгездә тормыш авырлыгыннан зарланучылар күп икән, андый урыннардан ераккарак китегез. Оптимистик рухтагы әңгәмәдәшләр белән ешрак сөйләшү файдалы. Эшләгән эшегез күңелегезне күтәрми икән, икенче эш эзләгез. Яратып башкарган хезмәт кенә уңай энергия бирә. Бу очракта һәркем үзенә юанычны үзе таба. Ислам динен тотучылар авыр чакта да, рәхәтлек, җиңеллек килгәндә дә кулларын күтәреп, үзләрен бар иткән Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар, гөнаһларын кичерүне, җиңеллек китерүне сорыйлар. Кулларын күтәреп үзенең гозерләрен җиткергән, сораган кешенең кулларын буш җибәрмәм, дигән Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен алар гел истә тоталар. Һәм шул рәвешле үзләренә уңай хисләр алалар, тискәресеннән арыналар. Тагын бер киңәш, һәр иртәне елмаеп уяныгыз, көзгегә карап үзегезне елмаеп сәламләгез. Сез елмайсагыз, башкалар да елмаер.
- Күңел төшенкелеге иммунитетны җимерә. Бу медицина тарафыннан расланган факт...
- Әйе, күңел тынычсызлыгы организмны акрынлап тар-мар итә, бәндәне инвалидлыкка чыгара, кайбер аеруча кискен очракларда хәтта үлемгә илтә. Баш миен өйрәнүче Көнбатыш белгечләре исәпләп чыгарган: стресска бәйле чирләрне дәвалау өчен, Европа гына да ел саен 1 триллион доллар акча сарыф итәргә мәҗбүр. Әле бу суммага стресс нәтиҗәсендә зарарланган ашказаны, бавыр, бөер, простата кебек әгъзаларны дәвалау чыгымнары кермәгән. Рәсми медицина күңел төшенкелегеннән барлыкка килгән чирләрне соңгы утыз елда гына ныклап өйрәнә башласа, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вәссәләм 1500 елга якын элек үк: "Белегез: тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул ит кисәге төзәлсә, бөтен тән төзәлер, әгәр ул ит кисәге бозылса, бөтен тән бозылыр. Ул ит кисәге - йөрәктер", - дип белдерде. Онкологик чирләрне дәвалаучы Америка табибы Берни Сигл "Рух сәламәтлеге - тән сәламәтлеге", дип әйтеп, шул исемдәге китап бастырып чыгарды. Менә бу әйтеп киткән мисаллар җәмгыятьнең даими депрессия хәлендә булуы турында сөйли.
- Пәйгамбәребезне искә алдыгыз. Күңел төшенкелегенә ислам дине күзлегеннән карасак...
- Өлкәннәр сөйләшкәнгә колак салганыгыз бар микән, күпме акыллы фикерләр әйтә алар. Күңел төшенкелеге кичерә икән кеше, иманын тикшерсен, димәк иманда кимчелек бар. Бу кимчелек ике төрле сәбәптән булырга мөмкин: беренчесе- белем җитмәү, икенчесе - монафыйклык (икейөзлелек). Тулы тынычлыкка ирешү өчен, мондыйларга ризыкның хакын чыгару, ягъни зәкәт һәм гошер түләү кирәк, диләр. Ярты гомерен шул хәсрәт белән үткәргәннәргә искәртәсе килә: борчуыгызның кысыр хәсрәт икәнен аңлау өчен үткәнегезгә карагыз әле, мондый борчуларны күпме кичердегез икән. Барысы да үткән, ризыгыгыз киселмәгән, үзегез дә үлмәгәнсез. Киләчәктә дә шулай булачак, эшегез дә булыр, әҗәлегез җитмәсә, ризыгыгыз да бетмәс. Ризык та, байлык та- Аллаһтан. Онытмаска гына кирәк.
- Күңелне күтәрү өчен нинди ризыклар ашарга кушар идегез? Тәэсире бармы?
- Кемгә ничектер, ә фән тәэсире бар дип саный. Моңсулыктан иң яхшысы банан дип әйтәләр. Анда бәхет матдәсе мескалин бар. Ул күңелне күтәрә. Аңарда табигый шикәр бар, ул үсемлек җепселләре белән бергә көн дәвамында тәнгә көч бирергә, күңелне күтәрергә сәләтле. Әмма артык мавыкмаска кирәк, көнгә бер банан ашау җитә, югыйсә күңел күтәрәм дип, артык авырлык җыярсыз. Баллы ризыклар да күңелне күтәрергә ярдәм итә, дип сөйләшәбез. Торт, бәлешләр безне бәхетлерәк итми. Баллы ризыкларны күбрәк ашаган саен, алар тагын да күбрәк таләп ителә. Бары тик шоколад кына ярдәмгә килә ала, әмма аны дөрес ашарга кирәк. Күңелне күтәрү өчен көннең беренче яртысында 20-30г шоколад ашау җитә. Алар барысы да шатлык гормоны эндорфин бүленүгә этәргеч ясый. Боткалар да бик файдалы. Томанлы, яңгырлы көннәрдә Англиядә солы боткасы ашыйлар. Солы боткасында витаминнар һәм минераль матдәләр күп, ул йокысызлыктан коткара һәм авыруларга уңай йогынты ясый. Сөт ризыклары В төркемендәге витаминнар чыганагы. Ә күңел төшкәндә тәннең аңа ихтыяҗы биш мәртәбә арта. Шулай ук күңел төшкәннән коткарырга ярдәм итүче иң яхшы яшелчә булып брокколи санала. Аңарда В,А,С,Е, РР төркемендәге витаминнар һәм бик күп файдалы матдәләр бар. Киеренкелекне бетерә торган һәм тынычландыра торган фолий кислотасы күп. Күркә, кош ите файдалы. Көнбагыш ашагыз, ул да файдалы, тынычланырга ярдәм итә. Майлы балыкны ашарга кирәк. Аеруча лосос һәм сельд балыгын алыгыз. Аларда Д витамины белән омега-3май кислоталары күп, баш миенә дә файдалы, хәтерне дә яхшырта.
-Чәйгә борыч сибәргә кирәк, дип ишеткәнем бар... Чәй, кофе ничек?
- Чәй эчәргә яратучыларның кофе һәм газлы эчемлекләр эчүчеләргә караганда сирәгрәк авыруларына игътибар ителгән. Чын яшел чәй күзәнәкләр таркалуын әкренәйтә. Аңа шикәр түгел, ә бал болгатып эчү яхшы. Пычак очында гына сез әйткән төелгән кызыл әче борыч өстәү дә файдалы. Әлеге тәмләткечтә матдәләр алмашын, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртучы һәм күңелне күтәрүче капсаицин бар.
Боларны ишеткән бар инде, дип уйлап куйгансыздыр. Бар билгеле. Хәзер нәтиҗә ясыйк: хәлебез авыр дип уйлаганда да, бу дөньяда бездән күп тапкыр авыррак хәлдәге миллионнар бар икәнен искә төшерегез. Бу да ярдәм итә. Шөкер итүче күңел төшенкелеккә бирелми, ә монысы инде абсолют хакыйкать.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев