Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көтеп алган очрашу - “Әтнә таңы“

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, зур галим, фикер иясе, философ, атаклы педагог һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 197 ел тулды. Шушы уңайдан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында "Югалган китапханә" исемле эшлекле уен үткәрелде. Әлеге уенда укучылар галимнең бай китапханәсенең аянычлы язмышы турында уен формасында...

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, зур галим, фикер иясе, философ, атаклы педагог һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 197 ел тулды. Шушы уңайдан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында "Югалган китапханә" исемле эшлекле уен үткәрелде. Әлеге уенда укучылар галимнең бай китапханәсенең аянычлы язмышы турында уен формасында мәгълүматлар алдылар.

Күптән түгел, Шиһабетдин Мәрҗани музеенда музейның барлыкка килү тарихын барлау, галимнең хәзерге көндә исән-сау булган туганнары белән элемтәләрне дәвам итү максатыннан очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуга Шиһабетдин Мәрҗанинең буынын дәвам итүчеләр - Мостафина Сәйдә Әхмәт кызы, Мостафина Гөлзада Гомәр кызы, музейның барлыкка килүенә өлешләрен керткән Комыргуҗа мәктәбенең ветеран укытучылары - Вәлиева Г.Б., Мөхәммәтҗанова Г.Х., Хәсбиуллина Н.Н., Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килгән иде.

Гөлнур апа Вәлиева музейны булдыруга чын күңелдән йөрүен һәрбер экспонатны йөрәк аша үткәреп, кул белән тотып эшләвен сөйләп үтте.

Тәэминә апа Биктимерова Шиһабетдин Мәрҗани мирасының озын, авыр, катлаулы еллар аша безгә килеп җитүенең сәбәбе, мәгърифәтченең халыкка хезмәт итүне үзенең төп бурычы итеп санавыннан, дип аңлата. Укучыларга, киләчәк буынга да: "Сез шәхес булырга тиешсез! Үз милләтегезгә ярдәм итәргә, татарлыгызны онытмаска тиешсез!" - дип үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Очрашуда чыгыш ясаган һәрбер кеше Шиһабетдин Мәрҗани музееның башка музейлар белән чагыштырганда матурлыгын, зәвык белән җиһазланганлыгын, укыту процессында да, тормышта да милли үзаңны үстерү өчен әһәмиятен ассызыклап әйттеләр. Мәктәп укучылары чыгышларны зур игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев