Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм – чемпион!

Ниһаять, ӘХЛ финиш сызыгын үтте. Күәм командасы үзенең җиңүләр багажын тагын икегә арттырып, аларның санын алтыга җиткерде.

Чемпионат барышында команда тигез, матур уеннар белән сокландырды. Нәтиҗәдә, чемпион исемен яулады. Шашы командасы да һәртөрле мактау сүзләренә лаек (соңгы матчта җиңелү инде бернинди әһәмияткә ия түгел иде). Өч тапкыр җиңеп, Шашы командасы II урын алды. III урын иясе төп көндәше белән очрашуда призлы урынга керү мөмкинлеген куркыныч астына куйган иде, Мәңгәр - Күңгәр очрашуы хоккей өчен дә сирәк - 6:7 исәбе белән тәмамланды. Әлеге матчның ни дәрәҗәдә киеренке булуын чамалагансыздыр. Әмма Мәңгәрнең Шашы командасын җиңүе бернинди бәхәссез тулы картинаны күзаллау мөмкинлеге бирде. Ахыргы нәтиҗәләр белән танышыгыз.

9 һәм 10 февральдәге уен нәтиҗәләре:

Шашы-Күәм - 2:5, Мәңгәр-Күңгәр - 6:7, Күәм-Күңгәр - 9:3, Шашы - Мәңгәр - 0:2. Ә кичектерелгән Шашы-Күңгәр очрашуы 5:0 исәбе белән тәмамланды. Турнир таблицасының гомуми нәтиҗәсе түбәндәгечә.

Беренче багана - урын, икенче - команда, өченче - җыйган балл саны, дүртенче - керткән һәм керттергән алкалар аермасы

1. Күәм 18 41:25

2. Шашы 9 22:20

3. Мәңгәр 6 25:44

4. Күңгәр 3 15:60

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев