“Кулибин ысулы”н куллану отышлы
"Ленин" хуҗалыгы базасында районның инженер-механиклары киңәшмәсе узды.
Аны озак еллар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән Хәмит Галимҗанов ачып җибәрде.
"Хуҗалык икътисадын ныгыту өлкәсендә хезмәтегез мөһим, җаваплы хезмәт башкарасыз; шул ук вакытта техника белән бәйле яңалыклар, үзгәрешләр кертергә тырышыгыз", - дип билгеләде ул. Аның фикерен "Ленин" рәисе Илгиз Хәйруллин да куәтләде. Хуҗалыкның махсус Программа нигезендә сафка баскан яңа гаражы белән дә таныштырды. "Элек механизатор 2-3 ай буе өендә утырырга мәҗбүр иде, хәзер ел әйләнәсендә ремонт эшләре алып барып була", - диде. Алга китеп булса да әйтергә кирәк, соңыннан гаражда булдык, искитәрлек ул! Туалет-душ, юыну бүлмәләре, яңа наждак, компрессор, бораулау станогы, шулай ук токарь, фрезер станоклары, обкатка стенды, эретеп ябыштыру һәм тимерче бүлмәләре дә биредә үк урнашкан. Иске яңаны саклый, диләр бит. Монда иске агрегатларны сатмаганнар да, чыгарып та ташламаганнар: әйтик, 40 тонналы иске прессны буяп, төзәтеп куйганнар - әле дә эшли. Иске кран-балка да бар. Ә иң кызыгы, тәрәзә төбендәге градусникны фотога төшереп кайттым - хәер бу факт үзе кызык түгел, аның 19 градус җылы күрсәтүе сокландырды! Гараж эчендә җылы һәм якты. Айлык чыгымы да бик күп түгел.
Районның механикалаштыру буенча консультанты Фидаил Сөнгатов сүзен язгы кыр эшләренә әзерлек һәм бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырудан башлады. Аңлашылганча, ел саен әйтелсә дә, тырма ремонтын проблемага санаучылар әле дә бар. Чөнки ремонт станнары юк. Ә ул станның иң беренчесен заманында Башкортостаннан бирле алып кайттылар. Җирнең сыйфаты һәм уңыш алу тырмага нык бәйле - тешләре дөрес итеп көйләнергә тиеш. Бу уңайдан Әдһәм Сәмигуллинның "Сыйфатны тырма китерә", диюен искә алу урынлы булыр. Район инженеры параллель рәвештә азык әзерләү техникасын да ремонтларга чакырды. Чәчү тәмамлануга "Ягуар", "МакДон"нар кирәк булачак. Тырма агрегатын искә алганбыз икән, аны "Шахтер"дагы кебек итеп көйләүнең мөһим булуын ассызыклау дөрес булыр. Хәзер урдырганда кукурузның аскы 40 сантиметрлап өлеше шул килеш кала - чөнки терлек азыгы буларак кирәкле түгел. Шул сәбәпле җирне гади тырма агрегаты белән тырмалау бик кыен - тыгыла. "Шахтер"да моннан котылу юлын тапканнар: "АВ-18" маркалы тырма агрегатна охшаган 12 метрлыгидроцилиндрлар ярдәмендә басу читенә чыккач һәм күчеп йөргәндә күтәрелә торган тырма агрегаты эшләгәннәр. Бигрәк тә басу-кырларың "Шахтер"ныкы кебек, һәр басуга күчү өчен катлаулы юл узарга кирәк булса! Кырның бер башына чыккач тырмаларны күтәртеп бер чистартасың, икенче башына чыккач, кабат күтәртеп җыелган кукуруз сабакларын коясың. Ахырдан "Кун-10" белән җыеп, черергә өеп куялар монда. 400 гектар басуга бер шундый агрегат булса, шул җитә.
Тагын бер яңалык - ашалган, размерлары кечерәйгән детальләрне тиешле размерга кадәр үстерү мөмкин икән. "Биектауда шундый оешма бар", диде баш инженер. Бик отышлы ысулга охшаган. Хәзер запас частьләр сатып алудан бигрәк, искене ремонтлау турында уйланырга, "Кулибин ысуллары"н файдаланырга кирәк. Ә моңа безнең халык бик оста! Тормыш үзе үк яңалыклар уйлап табып кулланышка кертергә этәрә. Чит ил техникалары күп, вәкилләрен чакыртып ремонтлау, запас частьләрне алыштыру кыйммәткә чыга. Ә ул частьне алыштырмыйча, үз көчебез белән төзәтү отышлырак булыр иде.Моннан тыш, ремонтлаган агрегат-техниканы буяу да зарур: матур да, күгәрми дә.
Кыскасы, киңәшмә бик күп яңалыклар да бирде, алга шактый сораулар да куйды. Аларның ни дәрәҗәдә чишелешен алдагы киңәшмәләрдә белербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев