Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулланылган батарейкаларның табигатькә һәм кешеләр сәламәтлегенә йогынтысы.

2017 нче ел - Экология елы Без тормышта батарейкалар белән эшли торган бик күп приборлар кулланабыз. Алар сәгатьләрдә, фотоаппаратларда, калькуляторларда, уенчыкларда, пультлы машиналарда һәм башка җиһазларда. Без алардан башка яшәп булмый тоган заманда тормыш итәбез.

Уйлап карасаң, алар никадәр күп файда китерә. Ләкин, әлеге электр чыганакларының начар яклары да күп. Гади батарейкаларның үзендә күпме куркыныч саклаганын бик сирәк кешеләр генә белә.

Еллар үткән саен кешелек экологик проблемаларның кискенләшә баруын ныграк сизә бара. Ләкин күпләр табигать халәтенең безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле икәнлеген аңлап бетерми. Күп очракта кешеләр табигатькә генә түгел, үзләренең сәламәтлегенә дә битараф карыйлар, үз-үзләрен тотышлары белән тормышларына куркыныч тудыралар.

Чүп савытына ташланган гади бер батарейка, якынча 20 квадрат метр туфракны, якынча 400 л суны авыр металлар - кургаш, терекөмеш, кадмий, никель, цинк, марганец, литий белән зарарландырырга сәләтле. Югыйсә, гади батарейкаларда, гадәттә чүп савытына ташламаска дигән билге тора бит. Урман зонасында бу 2 агач, 2 сукыр тычкан, 1 керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны яши торган территория. Әлеге металлар, бик кечкенә күләмдә дә, кеше һәм хайван организмнарында тупланып, аларның сәламәтлегенә зур зыян сала.

Иң куркыныч металларнын берсе булган, терекөмеш, кеше организмына турыдан-туры судан яки агуланган үсемлекләр һәм хайваннар белән тукланганда үтеп керә. Чөнки бу металл организмда туплану сәләтенә ия. Ул бавырга, бөерләргә, нерв системасына һәм баш миенә зур йогынты ясый, сулыш органнары системалары авыруына, хәрәкәт аппараты бозылуга, күрү - ишету сәләте начарлануга китерә.

Кургаш нигездә бөерләрдә тупланып аның эшчәнлеген зарарлый, баш мие һәм нерв системасы авыруларына китерә, буыннар сызлавы, мускул авыруларына сәбәпче булып тора, яралгыда бала үсешенә тискәре йогынты ясый.

Кадмий - канцероген матдә һәм ул яман шеш авыруларына сәбәпче булып тора. Ул калкансыман биздә, сөякләрдә, бөерләрдә һәм бавырда туплана. Барлык органнар системасының эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Чүп савытына ташланган батарейкалар, ягу заводларында атмосферага диоксин - агулы кушылмалар бүлеп чыгаралар. Алар яман шеш һәм үрчү органнары системасы бозылуга, балаларның сәләмәтлегенә, аларның үсешенә начар тәэсир итә. Шулай ук диоксиннар суга һәм туфракка эләгеп, үсемлекләрдә тупланалар, ә үсемлекләр белән уз чиратында кешеләр туклана. Атмосфера һәм гидросфера ярдәмендә алар бик ерак араларга таралалар, шунлыктан кешенең чүп ягу заводларыннан нинди ераклыкта яшәве бик мөһим түгел. Суны кайнату да, тере микроорганизмнар белән чагыштырганда, авыр металлардан арынырга булышмый. Батарейкаларны яндырмаган очракта да, алар вакыт үтү белән чериләр, таркалалар, шул сәбәпле алардагы агулы матдәләр барыбер әйләнә - тирәлеккә эләгергә мөмкин.

Шуны истә тотып экология министрлыгы белән берлектә «ИКЕА», «Живая еда», «Бахетле», «Эльдорадо», «Карусель» һ. б. зур кибетләрдә мондый батарейкаларны җыю оештырылган. Үзләре яшәгән җирлек экологиясенә битараф булмаган гражданнар искергән батарейкаларны махсус куелган урноларга салып китә алалар.

Без дә үз җирлегебездә кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыя торган ике нокта булдырдык. Берсе, билгеле инде, Комыргуҗа мәктәбе бинасында, икенчесе почта бүлекчәсендә. Әти-әниләрнең һәм укучыларның экологик грамоталылыгын арттыру максатыннан, классларда кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары турында материаллар әзерләдек, әңгәмәләр үткәрдек; әти-әниләр җыелышында "Кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары"- дигән темага чыгыш ясадык; мәгълүмат бюллетеньнәре чыгардык, буклетлар ясадык һәм авылыбыз халкы арасында тараттык.

Язмабызның ахырында без нәрсә әйтергә телибез. Районыбыз җирлегендә урнашкен башка мәктәпләр дә, безнең Комыргуҗа мәктәбеннән үрнәк алып, кулланылышта булган батарейкаларны җыюны оештырсыннар иде. Ә бәлки район үзәгндә аларны җыю урыннары булдырыргадыр, Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев