КҮҢЕЛ БИК НЕЧКӘ
Әниемне югалту ачысы йөрәгемне яралап сыкраудан беркайчан да туктамас ахыры... Шуңа да микән, олы кешеләрнең моң-зарларын күңелемә бик якын кабул итәм. Бу юлы да аякларын көчкә сөйрәп барган бу абзый яныннан тыныч кына узып китеп булмады.
"Барып җитеп буламы юкмы? Үлеп тә булмый ичмасам... Кан басымым бик югары. Саклап кына тота идем, даруым да бетеп китте. Әле бирәләрме юкмы, паспортым да үземдә түгел. Бер эчкече кызым бар минем, шул алып китеп, Казанда калдырып кайткан. И, сеңлем, бәрәңге бакчасын берүзем эшләп чыктым, шул да ярамагандыр инде. "Әби бармы соң?" - дип кызыксынам.Юк, быел бер ел була үлгәненә. Фәлән ел аны карадым, нерв авыруы иде анда. Әби малай була дия-дия 4 кыз тапты. Шуның берсе - инвалид, икесе - байлар.Мин кирәк түгел аларга. Ә дүртенчесе баласын минем янда калдыра да, үзе Казанга чаба. Их, сеңлем, үлсәм котылыр идем дә..."
Тыңладым да оныттым, башта әллә ни игътибар бирмәгән дә кебек идем, менә ничәнче көн инде әнә шул бабайның әйткәннәре колак төбемдә яңгырый, "үлсәм котылыр идем..." - нишләдек соң без? Кайсыбызга ни җитми, әллә ахыр заман дигәннәре шулмы? Әбием туган-туганын онытыр, дия торган иде... Оныта башладык шикелле, тормышыбыз көннән-көн яхшыра бара югыйсә.Тормыш яхшырган саен, бер-беребезгә карата ихтирамыбыз кими. Бер- беребезгә генәме соң... Әти-әни белән балалар арасындагы элемтәләр шартлап өзелеп барган чорда яшибез. Кемдә соң монда гаеп? Барысы да җитеш булсын диеп, көнен-төнгә ялгап эшләп, балаларына игътибары җитмәгән әти-әнидәме? Әллә кечкенәдән шул игътибар җитмәгәнлектән, бар дөньясына үпкәләп үскән баладамы? Әллә соң заманалар үзгәрдеме, җәмәгать?
Элек-электән татар авылларында гаиләләр тупланып, бергә-бергә яшәгәннәр. Әбиләр оныкларны үстерешкән, бабайлар акыллы киңәшләре белән шул зур гаиләнең тоткасы булып торган. Әллә менә шундый гаилә алып бару рәвеше үзгәрү боздымы кешене? Нишләдек соң без?! Ул әти-әни безнең киләчәктә үзләренә терәк булсын, картайган көннәремдә игелегеннән ташламасын дип үстермәдемени соң? Әгәр шулай икән, нишләп бу абзыйга авырып ятканда дару да алып кайтып бирүче юк?
Бу абзый турында гына да түгел сүз. Үзебезнең авылда, күршедә, күрше авылда яшәгән бүтәннәр язмышы да уйланырлык. Абзый - әти кеше, ә әниләрен кадерсез тормышта яшәтүчеләр күпме? Уйлап карасаң, кадерсез картлыктан да куркынычы юктыр! Яшь вакытта ничек тә үтә, гаиләдә тагын, мәшәкатьтән баш чыкмый, картайгач, хәлең киткәч, үз-үзеңне карый алмый башлагач, яныңда җилкәсен куярга парың да калмагач, инде балаларга да кирәгең булмаса - монысы инде бигрәк тә аяныч.
Киленнәр дә безгә кагылмый дип уйламасыннар. Картлык бөтенебезгә дә киләчәк, ул сайланып тормый. Байлыкка да, дан-шөһрәткә дә игътибарсыз. Син ул ананың улын яратып, үз тормышыңны аның белән бәйләгәнсең икән, руслар әйтмешли, будь добр, сабыр бул. Кайнана да бит үз вакытында сине кабул иткән, үз йортына керткән, ризыгы белән бүлешкән. Ул чакта аның кулыннан эш тә килгән, яше хәзер синең яшең белән бер тирә булгандыр. Нишләп, бүген ул үз өендә тыныч кына утырып чәен дә эчә алмыйча, кеше бусагасында йөри? Сезнең дәү әниләрен шулай "олылаганны" күреп, балаларыгыз да шуны кабатламас дип кайсыгыз гарантия бирә ала?!
Заманалар авыр, дип зарланырга яратабыз. Без үзебез аны катлауландырмыйбыз микән? Бар бит арабызда ничә еллар кайнана белән яшәп, ул вафат булгач та аны үз әнисен сагынгандай сагынып-юксынып яшәүчеләр. Рәхмәттән башка сүз юк аларга.
Гомер алай да үтә, болай да үтә. Шул үзебезгә язган гомерләрне бер- беребезгә изгелекләр эшләп кенә үткәрсәк иде. Олы кешенең күңеле бик нечкә, рәнҗетмәсәк иде аларны. "Үлсәм котылыр идем ичмаса", дип яшәмәсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев