Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күңелләр күтәренке”

Фотосурәткә игътибар белән карагыз әле. Кызык та, күңелле дә булып киттеме?! Елмаерга ашык­магыз. Күпләр белә - өмә башлангычы Ленин бабай белән бәйле. 21 апрель көнне без дә җыештырдык - элекке еллардагыча район оешмалары өмәгә чыкты. Көне дә аяз, матур булды. Өмә көнне оешма хезмәткәрләре үз оешма территорияләрен дә, урамнарны да...

- Көне дә матур, күңелләр дә күтәренке. Чүпләр дә баш калкыткан. Җыештырганнар чиста, чүпләнмичә генә торсын инде, - диеште һәркем. Бик шулай.

- Өмә вакытында Олы Әтнә буенча тракторлар йөреп торды, бүгенге көндә дә чыгалар. Оешмалар өмәдә бик актив катнашты. Халык та активрак булсын, үз чүбен чистартсын. Аннары көннәр матур торса, бу атна ахырында зиратларга чыгабыз. Җыештырдык дип тынычланырга ярамый, эшлисе эшләр күп, - диде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Өмәдән соң, җы­лы яңгырлар да явып узды, табигать уянды, яшел үләннәр дә баш калкытты. Инде шул чисталыкны саклыйк. Матурлык күзләрне генә түгел, күңелләрне дә иркәли, шул хакта онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отник су