Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курыкмагыз, өйрәнүләр уза!

Игътибар! Хөрмәтле Әтнә халкы! 28 июль көнне, иртәнге 10.00-11.00 сәгатьләрдә хәбәр итү системаларын тикшерү уза. Бу уңайдан, тыныч булуыгызны һәм тәртипне саклавыгызны сорыйбыз.

Шимбә, 28 июль көнне, сәгать 10.00дән 11.00гә кадәр Татарстанда гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр бирү буенча төбәк автомат системасы әзерлеген чираттан тыш тик­шерәләр. Халыкка хәбәр бирү өчен республикада булган барлык урам электр сиреналары һәм репродукторлар эшкә җигелә, смс-лар җибәрелә, телевидение һәм радио мөмкинлекләре дә файдаланыла.

Электромеханик сирена тавышы "ВНИМАНИЕ - ВСЕМ!" дигән кисәтүне аңлата, моны ишетүгә радио, телевизорны кабызырга һәм махсус хәбәр тыңларга кирәк. Моннан соң, радиочелтәрләр, телевидение каналлары һәм радиотапшырулар аша көн саен трансляцияләр яңарып торачак. Бөтен ил буенча хәбәр итү системаларын тикшерүнең нигезе булып, Россия Президентының "Краснодар краенда су басу - стихияле куркыныч нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар турында"гы 17 июль Указы тора. Район хакимияте халыктан борчылмауны, паникага бирелмәүне һәм үтүче чараның мөһимлеген аңлап кабул итүне сорый.

Гадәттән тыш хәл туса яки туу куркынычы булса, халыкка хәбәр бирү системасы тәртибе.

Халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен мәгълүмат бирер алдыннан электромеханик һәм электрон сиреналар кабызалар, бу вакытта халык та радио, телевидение һәм махсус хәбәрләрне тыңлау мөмкин булган башка төр җиһазларны эшкә җигәргә тиеш. Мәгълүмат­ны тың­лап, гражданнар алар­га ни янавын һәм сакла­ну максатыннан нишләргә ки­рәклекне аңлыйлар. Мон­дый мәгълүмат алуы­гыз турында җитәкчелеккә, хезмәттәшләрегезгә, гаилә әгъзаларына, күршеләргә дә хәбәр итегез. Алган мәгълүматлар нигезендә өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга, хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм итегез. Шул ук вакытта игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз, паникага бирелмәгез. Гадәттән тыш хәлләр вакытында төгәл һәм аңлы хәрәкәтләр генә сәламәтлекне, тормышны саклау мөмкинлеге бирә.

Куркыныч дәрәҗәсен аңлау, шулай ук гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән хәл куркынычы туса тиешле хәрәкәтләр генә ясау, сезнең һәм якыннарыгызның тормышын коткарырга булышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС