Әтнәләр сиреналар кычкыртсалар, куркып калмагыз
Хәбәр иткәнебезчә, 18-20 апрель аралыгында районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Шул уңайдан ТРның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә районындагы вәкиле Рамил Гарипов белән сөйләшәбез. - 20 апрель көнне районда «Игътибар, тыңлагыз!", «Һава тревогасы", «Радиация тревогасы"», «Химик тревога»лары бирелергә мөмкин. Сирена тавышлары яңгыраячак. Шуңа күрә дә халыкка куркып калмаска кирәк....
Хәбәр иткәнебезчә, 18-20 апрель аралыгында районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Шул уңайдан ТРның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә районындагы вәкиле Рамил Гарипов белән сөйләшәбез.
- 20 апрель көнне районда «Игътибар, тыңлагыз!", «Һава тревогасы", «Радиация тревогасы"», «Химик тревога»лары бирелергә мөмкин. Сирена тавышлары яңгыраячак. Шуңа күрә дә халыкка куркып калмаска кирәк. Бу бары тик өйрәнүләр генә булачак.
- Ә бу тревогалар нинди вакытларда биреләчәк соң?
- "Игътибар, тыңлагыз" тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда (төрле хәвеф-хәтәр, авыл хуҗалыгы объектларында һәлакәт) һәм сугыш шартларында, халыкка мондый шартларда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатучы мәгълүматны җиткерү өчен кулланыла. "Һава тревогасы" дошман һөҗүм итү куркынычы булганда барлык халыкка сузып кычкырткан сирена тавышы аша тапшырыла. Шуның белән беррәттән "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы! Һава тревогасы!" дип ике-өч минут дәвамында хәбәр бирелә. Сигнал сирена тавышы белән чиратлашып берничә тапкыр кабатлана. "Радиация тревогасы" - радиация куркынычы булган очракта барлык техник мәгълүмат чаралары тарафыннан "Радиация тревогасы" сигналы бирелә. Ул сирена яки яктылык чаралары белән көчәйтелә. Химик яки бактериологик зарарлану куркынычы булганда радио аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Химик тревога! Химик тревога!" дип җиткерелә, тавыш һәм яктылык чаралары аша көчәйтелә.
- Рамил, бу хакта ишеткәч, куркыныч булып китә. Алла сакласын, өйрәнүләр генә булып, илләребез тыныч булсын.
- Әйе, килешәм, бик дөрес. Һәр нәрсәгә дә әзер булырга кирәк. Өйрәнүләр үткәрү дә бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев