Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кустар түгел, Җәннәт ул"

Әле кайчан гына Олы Әтнә авылының Кустар урамы телдән төшмәде.

Әлеге урамда яшәүчеләр газетабызга да язмалар юллаганнар иде. Язгы-көзге пычракларда Кустар урамыннан узарга куркып тора идек. Чөнки район үзәк больницасына да якын дип шушы урам аша йөриләр иде.

    Кустар урамына да асфальт җәелде. “Әтнә таңы” газетасы фото архивын карап утырганда, күзгә менә шушы фотолар чалынды. Чыннан да, кот очарлык шул. Икенче көнне кулыма фотоаппарат алып, Кустар урамын төшереп кайттым. Әлеге урамда яшәүчеләргә элекке елларны исләренә төшергәч: “Кустар түгел, Җәннәт урамы дияргә була инде хәзер”, - диделәр.

Шулай дип әйтерлеге дә бар шул. Үзегез дә күз төшерегез әле бу фотоларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев