Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кызлар" картинасына карата шигырь

Искәндәр Рафиковның "Кызлар" картинасына карата шигырь "...туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!" М.Мәһдиев "Бәхилләшү" Ап-ак яулык... Яшел болын... Үткәннәрдән саркый сагыш... Без ниләрне васыять иттек? Кайдан килдек? Кая барыш?! Ак алъяпкыч... Яшел болын... Беркатлырак ихлас җаннар... Яшен булып яшьнәгәнбез - Бүген - утсыз аҗаганнар... Ак тукыма. Милли чүәк....

Искәндәр Рафиковның "Кызлар" картинасына карата шигырь

"...туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!" М.Мәһдиев "Бәхилләшү"

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Без ниләрне васыять иттек?
Кайдан килдек? Кая барыш?!

Ак алъяпкыч... Яшел болын...
Беркатлырак ихлас җаннар...
Яшен булып яшьнәгәнбез -
Бүген - утсыз аҗаганнар...

Ак тукыма. Милли чүәк.
Йөз аклыгы - чиккән бизәк.
Ник югалды шушы сүрәт -
Йокты әллә яман бизгәк?

Гамьсез уйлар. Гамьле караш -
Дөнья әле күчәрендә.
Инде зәгыйфь тамырларда
Яшәү булган... Кичә генә...

Ә бүген без никтер сүлпән...
Соң кемнәрдән, нәрсә даулыйк -
Сагынмаклык булып калгач
Ак алъяпкыч, ап-ак яулык?!.

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Буш хыяллар - чакрым-чакрым,
Кылган гамәл бары карыш...
Тарих ялы - күн дилбегә -
Яшим дисәң, ныклап ябыш!
Тик әлегә җансыз юлдан
Җәяү генә атлап барыш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев