Кызлар килде авылга...
Районыбызның Бәрәскә, Бәрәзә авылларында төрле спектакльләр сәхнәләштереп халыкны ихлас шатландыру гадәте электән килә.
8 март көнне Бәрәскәдә Наил Гаетбаевның "Кызлар килде авылга" спектаклен куйдылар. "Бик күңелле булды, бик ошады. Үзебезнекеләр булгач, күңелгә аеруча якын", - диештеләр тамаша кылучылар. Шунысы да билгеле булсын, авыл үзешчәннәреннән тыш, мәктәп укучыларыннан торган труппа да бик уңышлы чыгыш ясап сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев