Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кызыл китап”ның өченче басмасы

Яңа китап "Кызыл китап"ның өченче басмасы Күптән түгел генә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты Казан (Идел буе) федераль университеты, ФДБУ "Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы" "Татарстан Республикасы Кызыл китабы"ның хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр кергән өченче басмасын бастырып чыгарды. Китап 2016 елда...

Яңа китап "Кызыл китап"ның өченче басмасы Күптән түгел генә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты Казан (Идел буе) федераль университеты, ФДБУ "Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы" "Татарстан Республикасы Кызыл китабы"ның хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр кергән өченче басмасын бастырып чыгарды. Китап 2016 елда "Идел-Пресс" нәшриятында басылган. Китапның баш редакторы - ТР урман хуҗалыгы министрлыгы министры А.А.Нәзиров. Аның кул астында тагын 11 белгеч бар. Аңлагансыздыр, "Кызыл китап" рәсми документ булып санала. Аңа 612 төр үсемлек, 48 төр гөмбә, 224 төр умырткалы һәм умырткасыз хайваннар турындагы мәгълүмат кергән. 759 биттән торган бу китапны безгә "Ашыт" сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов бүләк итеп китте. Файдалы да, кызыклы да күренгән бу китап эш барышында бик кирэк булыр дип уйладык. Шулай итеп, без баедык, редакциядә "Кызыл китап" икәү булды, 2006 елда чыккан икенче басмасын да кадерләп саклый идек. Мәгълүмат бик кирәк булганда, килеп карый аласыз.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев