Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзгегә караган саен елыйсым килә...– “Әтнә таңы”

Хөрмәтле редакция! 3 елдан бирле битемә чыккан бетчәләрдән котыла алмыйм. Ничек дәваланырга? Бәлки халык медицинасы булыша аладыр, белмисезме? Исемемне язмыйм. Биттәге бетчәләрне алоэ суы бик тә нәтиҗәле дәвалый. Берничә катлы марля кисәген алоэ суына манырга да бит тиресенә ябып, 15 минут тотарга кирәк. Моны көнаралаш, барысы 20-25 мәртәбә эшләү хәерле....

Хөрмәтле редакция!

3 елдан бирле битемә чыккан бетчәләрдән котыла алмыйм. Ничек дәваланырга? Бәлки халык медицинасы булыша аладыр, белмисезме?

Исемемне язмыйм.

Биттәге бетчәләрне алоэ суы бик тә нәтиҗәле дәвалый. Берничә катлы марля кисәген алоэ суына манырга да бит тиресенә ябып, 15 минут тотарга кирәк.

Моны көнаралаш, барысы 20-25 мәртәбә эшләү хәерле.

Бетчәләрне шулай ук укроп орлыгы төнәтмәсе белән дә тиз арада юк итеп була. 1 өлеш укроп орлыгын 10 өлеш кайнаган суга салып төнәтергә кирәк. Әлеге төнәтмәдә чылатылган берничә катлы марля кисәген җиңелчә генә сыгарга да бит тиресенә ябарга киңәш ителә.

15 минуттан артык тотарга ярамый. Болай эшләп тә бетчәләр бетмәсә, табиб-дерматологка барып күренегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев