Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үле су эчмәгез

Суның сыйфатын яхшырту өчен аны кайнатабыз. Кайнатканда судагы бактерияләр үлә, андагы хлор микъдары кими, су йомшара. Әмма андагы авыр металлар беркая китми. Хлор кисәкчәләре башка элементлар белән реакциягә кереп, зыянлы матдәләр хасил итә. Ә суны кат-кат кайнатканда анда организм өчен зыянлы матдәләр концентрациясе арта башлый, ә файдалы кислород кушылмалары, киресенчә,...


Суның сыйфатын яхшырту өчен аны кайнатабыз. Кайнатканда судагы бактерияләр үлә, андагы хлор микъдары кими, су йомшара.
Әмма андагы авыр металлар беркая китми. Хлор кисәкчәләре башка элементлар белән реакциягә кереп, зыянлы матдәләр хасил итә. Ә суны кат-кат кайнатканда анда организм өчен зыянлы матдәләр концентрациясе арта башлый, ә файдалы кислород кушылмалары, киресенчә, кими. Ягъни берничә тапкыр кайнаткан су үлегә әверелә. Кайвакыт кабат куярга иренеп, кайнаган суны кайнатып чәй эчәбез, бу зыянлы. Белгечләр бер кайнаткан су белән генә чәй эчәргә куша. Каты чәйне дә яңадан ясарга иренмәскә кирәк. Аның өстенә элпә җыелса, бу инде организмга зур зыян. Вакытыбызны жәлләмик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев